22 июньдә Чакмагышта үтәчәк Яшьләр көнендә төрле күңелле чаралар оештырыла. Коляскалар парады – әнә шундыйларның берсе. Матур һәм үзенчәлекле итеп бизәлгән коляскаларга конкурс игълан ителәчәк. Парад "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы биләмәсендә үтәчәк. Анда катнашырга теләүче ата-аналар 3-12-63 телефонына шалтыратып яисә Ленин урамы, 70нче йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итсен.
|