Суббота, 04.05.2024, 00:21

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 6 » 15 сентябрьдә экология акциясе үтәчәк
07:49
15 сентябрьдә экология акциясе үтәчәк
Агымдагы елның 15 сентябрендә Башкортстан Республикасында "Бөтендөнья җыештыруы – 2012: әйдәгез, без моны эшлик!” исеме астында гражданнарның киң масштаблы экология акциясе үткәреләчәк. Бу көнне республика шәһәр һәм авылларының биләмәләре тәртипкә китереләчәк, чүп-чардан тазарту буенча өмәләр оештырылачак.
"Бөтендөнья җыештыруы – 2012” – "Без моны эшлибез!” гражданнар хәрәкәте инициативасы буенча берләшкән төрле илләр волонтерларының берлектәге акциясе. Конкрет эш белән һәм үзара хезмәттәшлек итеп халыкны экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү бу хәрәкәтнең максаты булып тора. 
Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Чакмагыш районындагы белгече Наил Газизов бу хакта болай диде: "15 сентябрьдә бөтен дөньяда үткәреләчәк экология акциясенә безнең район халкы да актив кушылыр, бу изге эштә олысы да, кечесе дә бердәм катнашып, яшәгән җиребезне матурлау, биләмәләрне, елга, буа буйларын, урманнарны чүп-чардан арындыру буенча өмәләргә чыгар, дип уйлыйм. Һәр елдагыча, мәктәп укучылары сулыклар тирәсендә "Пластика” операциясендә катнашачак. Ихаталарны, урамнарны, башка җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү үзебез өчен, сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен кирәк. Барыбыз да өмәгә, райондашлар!”
 
Просмотров: 444 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск