Понедельник, 06.05.2024, 02:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 10 » Тырышларның эше җимешле
08:10
Тырышларның эше җимешле
2011 ел районы
Һәр елдагыча, "Башкортостан” гәзите Яңа ел алды көннәрендә узган елга йомгак ясап, аның барышындагы истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне,  вазифа кешеләрен, зур уңышларга ирешкән коллективларны – гомумән, республикабызның төрле тармаклары үсешен барлый. Быел 27 декабрьдә дөнья күргән санда да инде ничәнче тапкыр безнең Чакмагыш "Ел районы” номинациясендә күрсәтелгән һәм анда түбәндәгеләр бәян ителә.
"Чакмагыш – республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә иң зур өлеш керткән районнарның берсе. Төбәк хезмәтчәннәре елны матур нәтиҗәләр белән тәмамлый. Тулай җитештерү күләме буенча да, финанс күрсәткечләре җәһәтеннән дә чакмагышлыларның йөзе кызарырлык түгел.
Быел да монда иген ишелеп уңды. Район эшчәннәре, һәр гектардан уртача 34,9 центнер уңыш алып, 141 мең тонна тулай иген җыйды. Урып-җыюны, шикәр чөгендере алуны республикада беренчеләрдән булып тәмамлауга МТС комбайннарын җәлеп итү дә булышлык итте.
Ел, чынлап та, уңай килде. Шикәр чөгендере дә, көнбагыш та уңды. Бу техник культураларның беренчесе буенча гектарыннан 270 центнер уңыш, 72 мең 900 тонна тулай продукция җыеп алынды. Көнбагышның гомум төшеме 3370 тонна тәшкил итте. "Базы”, "Алга”, "Герой”, "Заря”, "Победа” авыл хуҗалыгы кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыяте, һәр гектардан уртача 40,3әр центнер уңыш алып, Чакмагыш караваена зур өлеш кертте.
Район малчыларының хезмәт уңышларына да сокланмау мөмкин түгел. Авыл эшчәннәре сан буенча гына түгел, сыйфат һәм югары нәтиҗәлелек белән дә алдыра. Мал саны ишле, продуктлылык гомумреспублика күрсәткечләреннән шактый югары”.


Просмотров: 580 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск