Воскресенье, 05.05.2024, 16:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 26 » Күмәк тикшерүгә чыгарыла
08:20
Күмәк тикшерүгә чыгарыла
Муниципаль район Советында
2003 елның  6  октябрендә  131-ФЗ саны  белән кабул ителгән " Русия Федерациясендә урындагы  үзидарәлекне  оештыруның гомум  принциплары турында”гы Федераль законның 28 нче   маддәсенә, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставының 13нче   маддәсенә   нигезләнеп, муниципаль район  Советы рәисенең 2013 елның  25 ноябрендәге 6 санлы карары белән  агымдагы 2013 елның  11 декабрендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район  Советының "2014 елга һәм 2015 белән 2016  елларның  планлаштырылган  чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы  муниципаль районы  бюджеты турында” һәм "2014 елга һәм 2016 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше  фаразлары турында” карарлары проектлары буенча  күмәк халык   катнашлыгында ачык  тикшерүләр оештыру билгеләнде.
Карарлар  проектларын  күмәк тикшерү чарасы муниципаль район  хакимияте бинасының (Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йорт) зур  утырышлар залында  сәгать  10 да  башланачак.
Күмәк тикшерүне оештырып үткәрү буенча  махсус комиссия төзелде. Карарлар  проектлары белән Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль  районының  мәгълүматлар  стендында һәм үзәк район   китапханәсенең уку залында  җентекләп  танышу  мөмкинлеге тудырылды.
Бу карарлар  проектлары буенча  район  халкы  язма тәкъдимнәрен 2013 елның 5 декабренәчә 17 сәгатькә  кадәр Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55  санлы йорт, 19нчы бүлмә адресы буенча Чакмагыш районы муниципаль район  Советына  җибәрә ала.

Просмотров: 538 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск