Воскресенье, 05.05.2024, 14:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 1 » Яшьләр тормышы: бүгенге хәстәрлекләр
10:18
Яшьләр тормышы: бүгенге хәстәрлекләр
АЧЫК ДИАЛОГ
Ике көн элек Бөтенсоюз Ленинчы Коммунистик Яшьләр Союзы оештырылуына 95 ел тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан бу көннәрдә элекке комсомол активистлары төрле чаралар үткәрә.
Һичшиксез, ВЛКСМ илебез үсешендә гаять зур роль уйнады. Шуны гына әйтү дә җитә: тарих өчен кыска вакыт эчендә төрле өлкәдә соклангыч уңышларга ирешеп, СССР дөньяда иң куәтле державаларның берсенә әверелде. Монда коммунистик яшьләр берлегенең зур өлеше бар. Комсомолны үзләренең язмышы итеп сайлаган егетләр һәм кызларыбыз күп санлы удар комсомол төзелешләрендә, туган илне дошманнардан саклап калуда батырлык һәм фидакарьлек күрсәттеләр.
Менә шуңа күрә дә ВЛКСМ сафларында тәрбияләнгән берничә буын кешеләре өчен комсомол чыныгу, тормыш мәктәбе булды. Бүгенге әңгәмәдәшебез – муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илшат Әрдәширов белән очрашуда сүз район яшьләренең бүгенге тормышы турында барды.
– Илшат Рәфил улы! Безнең һәм өлкән буын кешеләре тормышында комсомол якты эз калдырды. Комсомоллар һәм яшьләр ил тормышы үсешендә актив катнашты. Ул чорда ил мәнфәгате өчен тырышып эшләү гадәти хәл иде. Бүгенге яшьләр тормышы белән якыннанрак таныштырып үтегез әле. Алар нинди хәстәрлекләр белән яшиләр?
– Яшьләребезгә сүз тидерерлек түгел, алар өлкән буынның данлы традицияләренә тугрылык саклыйлар. ВЛКСМның юлын дәвам итүче яшьләр җәмәгать оешмаларына берләшә. Яшьләр – бүген районда зур көч. Район халкының 12 меңнән артыгы (ягъни барлык кеше санының 37,9 проценты) 35 яшькә кадәргеләр исәпләнә. Әлбәттә, бүген бездә ВЛКСМ район комитетындагы кебек штатлар  каралмаган. Комитетта нибары ике кеше эшли: мин һәм физкультура һәм спорт комитеты баш белгече Рим Мәгариф улы Хуҗин. Авыл Советы авыл биләмәләрендә унөч яшьләр эшләре буенча белгеч хезмәт сала. Без үзебез генә әллә ни эшләр башкара алмас идек. Яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе (директоры Индира Альберт кызы Гәрәева) коллективы белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Шулай ук Чакмагыш үсмерләр-балалар спорт мәктәбе (Урал Әһәдуллин), "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы (Рөстәм Шәехов), балалар иҗат үзәге (Луиза Абдрахманова), китапханә (Эльвира Газизова), мәгариф, мәдәният бүлекләре, район үзәк дәваханәсе белән тыгыз бәйләнештә торабыз, ел әйләнәсенә төрле чараларны берлектә үткәрәбез.
– Сүз нинди чаралар турында бара?
– Алар күп төрле һәм төрле юнәлештә, һәр атна саен районда нинди дә булса тәрбияви чара үткәрелә. Күпчелеге яшьләрнең ялын оештыруга кагыла. Мәсәлән, кышкы айларда чаңгы ярыш-лары, "Кышны озату” кебек халык бәйрәме күп кеше катнашлыгында үтте. Үзешчәннәрнең район смотрында яшьләребез актив катнашты. Март аенда яшьләр үзәге һәм халыкның мәшгульлек үзәге белән берлектә "Яшьләргә – эш!” акциясен үткәрдек. 6 апрельдә "Нәүрүз гүзәле” конкурсы оештырылуы да район тормышында истәлекле вакыйга булды. Бу чараны мәдәният бүлеге белән берлектә уздырдык. "Визитка”, "Иҗади музыка коралы”, "Татар фольклор күренеше” һәм "Кием күрсәтү” конкурсларын тамашачылар кызыксынып карады. Җиңү өчен барган киеренке бәйгедә Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Ирина Сәйфуллина Гран-прига лаек булды.
Июнь аенда үткәрелгән яшьләр көне дә яшьләребез күңелендә истә калгандыр. Анда яшь гаиләләргә кадер-хөрмәт күрсәтелде, балалар коляскалары парады, бәйрәм концерты һәм дис-котека оештырылды. Шушы бәйрәм кысаларында иҗади конкурслар, спорт ярышлары күп кеше катнашлыгында һәм кызыклы үтте. Бу көнне безнең волонтерларыбыз агитбригада оештырып, яшьләрне сәламәт яшәүгә чакырып  чыгыш ясадылар.
Район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсына байтак яшьләр җәлеп ителде. Җиңүчеләргә истәлекле призлар тапшырдык.
Февраль аенда инде традициягә әверелгән югары уку йортларында укучы якташ талиплар белән булган очрашу да истә калырлык. Анда төрле уку йортларында укучы ике йөзгә якын егет һәм кыз катнашты. Үзара ачыктан-ачык барган әңгәмә вакытында талиплар уку елларын искә төшерделәр. Яхшы укыган, уңышларга ирешкән талипларга муниципаль район хакимияте башлыгы Р.С.Йосыпов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары В.В.Соколов һәм В.Ә.Мансуров премияләре тапшырылды.
– Элек комсомол оешмаларында яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә иде. Әле бу юнәлештә эшләр ничегрәк тора?
– Бу мөһим эшкә зур игътибар бирергә тырышабыз. Быел Игенче авылы янындагы "Акчарлак” ял лагерында "Яшь спецназчы” дигән чара үткәрдек. 14-18 яшьләрдәге 30 үсмер ике атна дәвамында хәрби эшкә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнделәр. Тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле чара булды ул.
9 май – Җиңү көненә багышланган чараларда актив катнаштык. 29 апрельдән 18 майга кадәр дәвам иткән "Язгы игелек атналыгы”нда волонтерларыбыз сугыш һәм тыл ветераннарының хәл-әхвәлен белешеп, тормыш-көнкүрешендә (бәрәңге утырту, йорт алдын һәм ихатасын чүп-чардан тазарту, тәрәзәләрен юу) ярдәмләштеләр. "Призывниклар көне”ндә ил алдындагы изге бурычын үтәргә баручы егетләребезгә наказлар бирдек.
– КВН уеннары да үткәрәсез бит әле…
– Әйе, соңгы ике елда КВН уеннары популярлашты. Безнең район яшьләре дә бу уеннарда активлык күрсәтә. Кайбер уңышка да ирештек – быел зона ярышларында җиңеп, Казанда үткәрелгән чарада катнаштык һәм призлы урынны алдык.
– Яшьләрнең ялын оештыру белән беррәттән, аларга социаль-психологик ярдәм дә күрсәтүегез хакында да сөйләсәгез иде.
– Бу юнәлешне дә комитет эшчәнлеге игътибар үзәгендә тота. Килешерсез, яшьләргә зур тормышка кереп китү, яраклашып яшәү җиңел түгел. Бүгенге көндә үсмерләр, яшьләр арасында социаль-психологик ярдәмгә мохтаҗлар күп. Шушы өлкәдә эшебезне активлаштырдык.
Яшьләр үзәге белгечләре – педагог-оештыручы Әлфия  Гыйләҗева, өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кинҗәкәева, социаль-педагог Илмира Даутова төрле чаралар үткәреп, үсмерләргә ярдәм кулы сузалар. Наркомания, алкоголизм, экстремизм һәм терроризм, җинаятьчелек һәм башка хокук бозуларга каршы кисәтү-профилактика чаралары эзсез калмый, яшьләрнең дөрес юлдан баруына булышлык итә.
"Ышаныч телефоны” эшли, яшьләр анда үзләрен борчыган мәсьәләләр белән еш мөрәҗәгать итәләр. "Яшь аналар клубы” эшчәнлеге дә бик кирәкле. Клубка яшь аналар теләп йөри, файдалы киңәшләр ала. Мәктәпләрдә, 85 санлы һөнәрчелек лицеенда ата-аналар белән тәрбия мәсьәләләренә, гаилә мөнәсәбәтләренә багышлап класс сәгатьләре үткәрү дә эзсез калмагандыр. 
– Яшьләрнең экология акцияләрендә катнашуы хакында ни әйтерсез?
– 2013 — Башкортстанда һәм Русиядә экология елында табигатьне саклау буенча башкарылган эшләребез дә күп төрле. Районда үткәрелгән экология өмәләрендә яшьләр активлык күрсәтте. Мәсәлән, 20 июньнән 5 июльгә чаклы үткән "Үзеңнең киләчәгеңне сакла” дигән акциядә бердәм катнаштык. Яшьләр үзәге белгечләре, волонтерлар һәм Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре белән берлектә район үзәге урамнарында өйдән-өйгә кереп йорт яны биләмәсен төзекләндерү буенча куелган таләпләрне халыкка аңлатып йөрделәр.
– Яшьләрнең спорт белән дуслыгы турында кыскача булса да әйтеп үтсәгез иде.
– Бу хакта да күп сөйләргә булыр иде. Спорт ярышлары даими үтә, анда күмәклеккә омтылабыз. Шул ук вакытта сыйфат ягы да игътибар үзәгендә тотыла. Мактанып әйтүем түгел, спортта ирешкәннәребез белән горурланып алабыз. Безнең районда шайбалы хоккей почетта иде, хәзер милли көрәш, билбау көрәше, велоспорт, бокс буенча зур уңышларга ирештек, республика, хәтта Русия чемпионатларында җиңү яулыйбыз. Үзебезнең районда Башкортстан, Бөтенрусия беренчелегенә бәйгеләр үтә. Мини-футбол, чаңгы спорты, җиңел атлетика, волейбол буенча да ярышлар киеренке үтә. Спорт  ярышлары һәм башка чараларны Чакмагыш телевидениесе тапшыруларында һәм район "Игенче” гәзите битләрендә даими яктыртып торабыз.
– Билгеле булуынча, яшь гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Бездә бу юнәлештә ниләр башкарыла?
– Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту максатында "Торак” федераль максатлы программа эшли. Торак төзелеше алып бару өчен субсидия бирелә. Беренче көнгә шушы ярдәмне алу өчен  318 гариза керде. Моннан тыш, бала туган очракта акчалата дәртләндерелә. Шушы ике программаны  гамәлгә ашыру өчен узган елда яшь гаиләләргә республика һәм федераль бюджеттан 4,8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде.
– Комитет әгъзаларына, яшьләр белән тәрбияви эшләр алып барган  барлык белгечләргә, волонтерларга, бүген комсомол яшендә булган заман яшьләренә әйтер теләгем шул: Туган илебезнең киләчәге бүген өлкәннәргә алмашка килгән яшьләр кулында.
Ватан алдында җаваплылык тоеп эшләгез, гел игелекләр кылып яшәгез. Хезмәттә һәм җәмәгать эшләрендә зур уңышларга ирешегез!
– Рәхмәт! Форсаттан файдаланып, кайчандыр тынгысыз яшьлек елларын комсомол сафында файдалы хезмәттә  үткәреп, бихисап эшләр белән илебезне данлаган, гаять оптимизмга һәм ватанпәрвәрлеккә ия булган элекке комсомол әгъзаларына  фидакарьлекләре һәм каһарманлыклары өчен зур рәхмәт. Сокланабыз,  сезнең белән  горурланабыз! Өлкән буыннан үрнәк алабыз. Сезне комсомолның туган көне, ВЛКСМның 95 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Киләчәк тормышыгыз бәхет-шатлыкта, иминлектә үтсен, ныклы сәламәтлек һәрчак юлдаш булсын сезгә, хөрмәтле комсомол ветераннары!
Рәшит Вахитов 
әңгәмәләште. 

Просмотров: 744 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск