Воскресенье, 05.05.2024, 14:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 11 » Ярышта алдынгыларга – бүләкләр
07:09
Ярышта алдынгыларга – бүләкләр
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы президиумы агымдагы елның өченче кварталында  хезмәт коллективлары, аерым терлекчеләр арасындагы ярыш  йомгакларын караганнан соң алдынгыларны билгеләде.
Терлекчелек продукциясе җитештерү  һәм сатуны арттырган өчен
I урын "Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына бирелде. I дәрәҗә Диплом һәм 5000 сум акчалата премия белән бүләкләнде.
II урынга "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы чыкты. 2 дәрәҗә Диплом һәм 3000 сум акчалата премия белән дәртләндерелде. 
III урынны "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы алды. 3 дәрәҗә Диплом һәм 2000 сум премия бирелде.
Сөтчелек фермалары арасында:
I урынны "Базы” кооперативының Уйбулат сөтчелек фермасы (мөдире Флүр Гыйлванов) алды. Коллектив 9 айда тулаем 11498 центнер сөт җитештерде (үсеш – 116 процент), һәр  сыердан савылган сөт 5749 килограмм тәшкил итә. Мактау грамотасы һәм 4000 сум акчалата премия белән бүләкләнде.
II урынга "Алга” кооператив-колхозының Сыйрышбаш сөтчелек фермасы (мөдире Самат Хәкимов) чыкты. Ферма буенча  тулаем савым 12775 центнер (үсеш – 110 процент), һәр сыердан уртача  5436 килограмм тәшкил итте.
III урын "Герой” кооператив-колхозының Әхмәт сөтчелек фермасында (мөдире Рәзил Латыйпов). Тулаем савым 6759 центнер (үсеш – 117 процент), уртача  савым 6145 килограмм. Мактау грамотасы һәм 2000 сум.
Сөтчелек фермасы мөдирләре арасында:
I урынны Уйбулат сөтчелек фермасы мөдире Флүр Гыйлванов яулады. 2000 сум премия белән бүләкләнде.
II урынга Сыйрышбаш сөтчелек фермасы мөдире Самат Хәкимов чыкты. 1500 сум.
III урында Әхмәт сөтчелек фермасы мөдире Рәзил Латыйпов, 1000 сум.
Яшь сыер малларыннан артым алу  буенча:
I урын җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятенә бирелде. Хуҗалык буенча уртача  тәүлеклек  артым 823 грамм тәшкил итә. 3000 сум.
II урынны "Победа” кооператив-колхозы алды. 782 грамм, 2000 сум.
III урында "Базы” кооперативы, 758 грамм, 1000 сум.
Машина белән сыер саву операторлары арасында:
I урын  "Герой” кооператив-колхозыннан Лилия Гыйззәтуллинага бирелде, барлыгы 2471 центнер, һәр сыердан 8240 килограмм сөт савып алган, 2000 сум акчалата премия белән бүләкләнде. Терлекчесе – Рәсим Кәлимуллин, 1500 сум.
II урынны "Алга” кооператив-колхозыннан Гөлназ Зәйнуллина алды, барлыгы 2284  центнер, һәр сыердан 6921килограмм, 1500 сум. Терлекчесе – Азиф Арсланов, 1000 сум.
III урын "Базы” кооперативыннан Рәсимә Ханнановада, барлыгы 2897 центнер, һәр сыердан 5796 килограмм, 1000 сум. Терлекчесе – Рәшит Гыйззәтов, 800 сум.
4 айга кадәрге бозаулардан артым алучылар арасында:
I урынны "Базы” кооперативы бозау караучысы Валя Романова алды, барлыгы 116 центнер, 758 грамм  тәүлеклек артым алган, 2000 сум. Терлекчесе – Фәнзил  Хәбибуллин, 1500 сум.
II урынга "Победа” кооператив-колхозыннан Резеда Бәдамшина чыкты, барлыгы 107 центнер, тәүлеклек артым 735 грамм, 1500 сум. Терлекчесе – Рушан Әюпов, 1000 сум.
III урында җаваплылыгы чикләнгән "Сәвәде” җәмгыятеннән Розалия Тимергалиева, барлыгы 75 центнер, тәүлеклек артым 857 грамм, 1000 сум. Терлекчесе – Ришат Байбаков, 800 сум.
Терлек симертүчеләр арасында:
I урын "Базы” кооперативыннан Нәис Низаевка бирелде, барлыгы 176 центнер, тәүлеклек артым 961  грамм, 2000 сум.
II урынны "Победа” кооператив-колхозыннан Азат Әһәлетдинов алды, барлыгы 109 центнер, тәүлеклек артым 708 грамм, 1500 сум.
III урында җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятеннән Айрат Сәетгәрәев, барлыгы 87 центнер, тәүлеклек артым 893 грамм, 1000 сум.
Бер яшьтән югары булган танадан артым  алучылар арасында:
I урынны "Базы” кооперативы терлекчеләре Тимерхан Әкбәров белән Мөнир Хәйретдинов яулады, барлыгы 286 центнер, тәүлеклек артым 800 грамм,  һәркайсына 1000әр сум.
II урынга "Октябрь” кооперативыннан Хәлил Гыйләҗев чыкты, барлыгы 210 центнер, тәүлеклек артым 766  грамм, 1500 сум.
III урын "Заря” кооперативыннан Илгиз Мостафинга бирелде, барлыгы 124 центнер, тәүлеклек артым 780 грамм, 1000 сум.
Просмотров: 696 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск