Воскресенье, 05.05.2024, 22:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 26 » Янгыннарга каршы – бергәләп!
08:18
Янгыннарга каршы – бергәләп!
 Республикада  янгынга каршы  режим кертелде. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте бу хакта боерык  кабул итте. Аңа ярашлы, республика  биләмәсендә янгынга каршы 20 ноябрьдә кертелгән  режим киләсе  елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Боерыкта әйтелгәнчә, башкарма  власть органнары, район һәм шәһәр хакимиятләре бу чорда халык  яшәгән  пунктларда янгын  хәвефсезлеген тәэмин  итү буенча чаралар  комплексын гамәлгә ашырырга, урыннарда гадәттән тыш  хәлләр буенча комиссияләр утырышларын үткәреп тәгаен бурычлар куярга һәм аларны үтәргә  кушылды. Республикада гадәттән тыш хәл режимын кертү алда торган Яңа ел  һәм  Раштуа бәйрәмнәренә  әзерлеккә һәм аны үткәрүгә дә бәйле. Чөнки нәкъ менә шушы чорда янгыннар чыгу очраклары арта. Бәйрәмнәрдә пиротехник эшләнмәләр күп кулланыла, кышкы салкыннарда җылылык приборлары да еш  кулланыла. Ә мондый чаралар, билгеле булуынча, күп кеше  катнашлыгында үтә. Шуңа күрә дә анда янгын хәвефсезлеген, кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре беренче планда торырга тиеш.
Боерыкта мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, мәдәни-тамаша учреждениеләре (рестораннар, кафелар, күңел  ачу   комплекслары, клублар, мәдәният йортлары һ.б.), шулай ук тулай  тораклар, кунакханәләр, сәнәгать, төзелеш һәм башка оешмалар  хезмәткәрләре белән янгыннарны кисәтү һәм кешеләрне  эвакуацияләү буенча чаралар күрергә, диелгән. Җитәкчеләр иңенә төшкән  җаваплылык аеруча зур. Учреждениеләрдә заводта җитештерелмәгән җылыту приборларыннан файдалануны тыю муниципаль   берәмлекләрнең барлык янгын сүндерү  формированиеләрендә  тәүлек әйләнәсенә кизү торуны, янгын сүндерү техникасының техник торышын тикшерүне һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүне оештыру беренче чираттагы бурыч итеп куела. Янгын сүндерү өчен кулланылучы су чыганакларына илтүче  юллар кардан даими чистартылып торырга, шәһәр-авылларда ышанычлы телефон элемтәсе булырга тиеш. Халык күпләп җыелган, яшәгән урыннарда патруль төркемнәренең профилактик рейдларын оештыру планлаштырыла. Тәгаен яшәү урыны булмаган гражданнарның торак йорт, бина түбәләренә, подвалларга керүенә юл куелырга тиеш түгел. Мәдәни-күңел ачу учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында пиротехник эшләнмәләрне хәвефсез файдалану буенча аңлату-кисәтү эшләре  алып барырга, тиешле чаралар күрергә кушылды. Шулай ук спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сату өлкәсендәге чикләүләр һәм тыюлар турындагы закон таләпләре дә төгәл үтәлергә тиеш. Бу мәсьәләләр тикшерүче органнарның һәм шул исәптән киң  җәмәгатьчелекнең ныклы  контроле астында торырга тиеш.
Безнең районда быел  янгыннарның ешаюы һәм ут-ялкында калып берничә  кешенең  һәлак булуы хакында хәбәр иткән идек инде. Соңгы елларда авылларда янгын  хәвефсезлеген тәэмин итү дәрәҗәсе сизелерлек яхшырды. Янгын сүндерү  техникасы нык артты, яңалары кайтарылды.  Кизүдә тору оештырыла, ут белән  көрәшүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру чаралары күрелә,  профилактика-кисәтү чаралары  үткәрелә. Башкарылган эшләр әйбәт, әлбәттә. Әмма янгыннар чыгу дәвам итә. Ул гына да түгел, быел кешеләр үткән  елдагыдан күбрәк утта янып һәлак булды. Бу  аянычлы хәлләрнең төп сәбәбе үзебезгә – кеше факторына кайтып кала. Өйдә исерткеч  эчемлек эчеп, тәмәке тартып йоклап китәбез, электр җылыткычын куйганны онытабыз, инде тәмам  искереп-тузып беткән электр  үткәргечләрне  алыштырмыйбыз, тәмәке төпчеген теләсә кая ташлыйбыз, ихатада учак ягып, чүп-чар яндырып, аны сүндермибез. Безнең  битарафлык, җинаятьчел саксызлык күрсәтүебез зур  бәла-казага илтә дә инде. Менә ничә  көн инде Чакмагыш чүплеге яна, аның сасы төтене нигездә район  үзәгенең Совет  урамында  яшәүчеләр  тирәсенә тарала. Кайсыдыр намуссыз бәндә, менә шушы хәлләрне белә торып, чүплеккә ут  төрткән. Ә утны, бер янып  киткәч, тиз генә сүндереп булмый, ул  астан гына пыскып янып тора. Мондый ярамаган начар эш – үз-үзебезне сасы төтен белән агулау  кемгә кирәк булды икән?
Янгынга каршы  режим кертелгән шушы чорда уттан зыян   килмәсен, бәла-казалар булмасын, кешеләрнең гомере  куркыныч астына куелмасын өчен барыбыз да  тырышыйк. Янгыннарга каршы бергәләп көрәшик, беркем дә бу эштән читтә калмасын! Янгын  хәвефсезлеге кагыйдәләрен башка вакытларда да һәрчак төгәл үтәп яшик!
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 709 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск