Воскресенье, 05.05.2024, 16:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 14 » Иртәгә – районда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
09:25
Иртәгә – районда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Бәйрәм белән сезне, илне туендыручылар!
Иртәгә районда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгелибез. Бу көн, һичшиксез, авыл эшчәннәре өчен көтеп алынган һәм кадерле бәйрәм булып тора.
Крәстиян өчен һәр ел үзенчәлекле. Соңгы елларда корылык аркасында зур зыян күрсәк, быел җәй корылык белән беррәттән көзен озакка сузылган яңгырлар да эшкә зур комачаулык ясады. Әмма, шуңа карамастан, авыл эшчәннәре сынатмады. Республика буенча ашлыкның тулаем җыемы 2,2 миллион тонна тәшкил итте.  Киләсе елда чәчү өчен орлык фонды, фураж өчен бөртек азыгы тупланды. Халыкның икмәккә һәм икмәк изделиеләренә булган ихтыяҗлары өчен тулысынча җитәчәк.
Республика караваена, һәр елдагыча, безнең район да зур өлешен кертте. Барлыгы 131896 тонна иген үстереп алдык. Бөртекле культураларның уртача уңышы һәр гектардан 28,3 центнер тәшкил итте. Кабул итү пунктына 65200 тонна шикәр чөгендере озаттык, баллы тамырның гектар көче 354,3 центнерга җитте. Малларны уңышлы кышлатып чыгару өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланды,  һәр шартлы малга исәпләгәндә, фуражны кертмичә, уртача 38,7 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.
Ашлык җитештерү буенча республикада быел да иң алдынгылар исәбендә торабыз. Бу – чакмагышлыларның зур хезмәт җиңүе.
Барлык күрсәткечләр буенча да ел игенчеләребез өчен уңайлы башланды. Чәчүне иң кыска вакыт эчендә уңышлы башкарып чыктык. Дымга туенган басулар көздән сөрелгән, эшкәртелгән иде. Механизаторларыбыз чәчүгә техниканы яхшы итеп әзерләделәр. Язгы кыр эшләре, аннары үсентеләрне тукландыру, корткычларга каршы агротехник чаралар кыска вакыт эчендә һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылды. Әмма җәйге айларда килгән каты корылык корган планнарыбызны, өмет-ышанычларыбызны өзә язды, көтелгән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Урак азакларында башланган озакка сузылган яңгырлар да эшебезне тоткарлады. Менә шушы катлаулы һава шартларында да игенчеләребез авырлыкларга бирешмәделәр, фидакарьлек, осталык күрсәттеләр. Заман техникасында алдынгы технологияләрне кулланып эшләү, җир эшкәртүдә агротехник чараларны төгәл үтәү, яңа перспектив сортлар, ашлама кертү һәм химик утау – болар барысы да шундый шартларда да әйбәт уңыш үстереп алырга ярдәм итте. Уртак тырышлык белән яхшы сыйфатлы ашлык хәзерләнде, киләсе ел уңышы өчен җитәрлек күләмдә орлык салынды, терлекләрне уңышлы кышлатып чыгарырлык мал азыгы, фураж тупланды.
Бөртекле культуралардан иң югары уңыш "Базы” (38,2 ц.) һәм "Герой” (37,7 ц.) кооперативларында үстерелде. Шулай ук "Заря” (34,1 ц.), "Волга” (28 ц.) кооперативларында да гектар көче югары. "Базы”, "Герой”, "Алга”, "Заря” һәм "Волга” кооперативлары иң күп ашлык җитештерделәр.
Терлекчелек тармагында ирешкәннәребез дә сокланырлык. Агымдагы елның ун аенда район буенча 34756 центнер сөт җитештерелде. Һәр сыердан уртача 3822 килограмм сөт савып алынды. Бу күрсәткечләр республикада иң яхшылары исәбендә.
Әйе, узып баручы ел авыл эшчәннәре өчен зур сынаулар елы булды. Авырлыклар безне тагын да чыныктырды. Крәстиян өчен бик уңайлы килгән еллар бик сирәк. Үзебезнең тырышлык, осталык, фән-техника казанышларын кыю куллану мондый сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Үзләренең фидакарь хезмәте белән илне туендыручы, азык-төлек иминлеген тәэмин итүче игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә шушы зур күләмле эшләрне уңышлы аткарып чыгуны оештыручы белгечләргә һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт!
Хөрмәтле авыл эшчәннәре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Игелекле хезмәтегез белән сез безгә яшәү көче бирәсез, тормышыбызны алга әйдәп барасыз, киләчәккә өмет-ышаныч өстисез. Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында районыбыз данлана, Башкортстан Русиядә социаль яктан тотрыклы, икътисад өлкәсендә ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарны алып торучы төбәккә әверелде. Киләчәктә дә агросәнәгать өлкәсендә яңа казанышларга ирешеп, авылларыбызның социаль йөзен яңартып, тормышыбызны матурлап яшик. Сезгә һәм шушы тармакта эшләгән ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, мул-җитеш тормыш, бәрәкәтле озын гомер телим. 
Риф Йосыпов, 
муниципаль район 
хакимияте башлыгы.
Просмотров: 719 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск