Воскресенье, 05.05.2024, 18:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Ноябрь » 14 » Бергәләп эшләү уңышка илтә
09:30
Бергәләп эшләү уңышка илтә
Агымдагы елның ун ае үтеп китте, инде хәзер, һөнәри бәйрәмебез алдыннан, эшебезгә 
кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин
Малларның токымын, нәсел сыйфатларын яхшырту терлекчелек тармагы үсешенең мөһим өлеше булып тора. Соңгы унбиш елда бу юнәлештә безне районда аеруча күп эшләнде. Сыер малларын, таналарны ясалма орлыкландыру юлы белән каплату, көтү составын тотрыклы саклап калу белән беррәттән, аны сыйфат ягыннан яхшыртуга нык булышлык итте. Менә шушы күпьеллык киеренке хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, хәзер безнең район хуҗалыкларында нигездә үзебездә үстерелгән яхшы нәселле  савым сыерлары асрала дисәк тә хата булмас. Районда өч хуҗалык нәсел заводы, алтысы  нәсел-репродуктив хуҗалык буларак үсеш алды. Аларда 5388 баш нәселле сыер исәпләнә. Аларның саны ел саен артып тора. Быел үткән елдагыга караганда андый маллар 98 башка күбәйде. Нәкъ менә малларның токымын даими яхшыртып тору продуктлылыкны арттыруга нык булышлык итә. 
Терлекчелек продукциясен җитештерүдә безнең дә хезмәткәрләребезнең хезмәт өлеше бар. Бу күрсәткечләр, билгеле булуынча, үткән еллардагы кебек республика күләмендә иң яхшылардан санала.
Бүгенге эшләребез турында сөйләгәндә, без һәрвакыт киләчәк турында кайгыртып, хәстәрләп яшибез. 1 ноябрьгә район буенча 7253 бозау алынды. Һәр 100 сыерга исәпләгәндә 78 бозау туры килә. Әле ел тәмамлануга вакыт бар, бозаулау чоры нигездә шушы чорга туры килә. Моны  исәпкә алганда ел азагында барлык алынган бозаулар саны 9327гә җитәчәк. 10 айда 10587 сыер ясалма орлыкландырылды. Шуның 6707се апрель аеннан, бу элекке елның шушы чоры белән чагыштырганда 186 башка күбрәк.
Безнең коллективта 28 кеше эшли, шуларның 23е – ясалма орлыкландыру операторлары. Заман белән бергә атларга тырышабыз. Ветврачлар, селекционерлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Нәсел эше исәбен алып бару өчен 15 ел элек "Селекс” программасы кертелгән иде. Хәзер барлык хуҗалыкларда да ул ныклап керде. Исәп эше компьютер ярдәмендә алып барыла. Барлык мәгълүматлар ахырда бездә туплана. Яхшы нәселле үгезләрдән алынган орлыкны Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләреннән кайтарабыз. Нәсел малларының күп сөт бирүе иң беренче чиратта ашатуга бәйле. Мал азыгы яхшы сыйфатлы булса һәм ул төрләндерелеп, тулы кыйммәтле микро һәм макроэлементлар белән баетылып, ягъни баланслап бирелсә генә андый яхшы нәселле малларның мөмкинлекләрен тулы файдаланып була. Менә шуның өчен дә мал азыгы культураларын чәчүне планлаштырганда, җәйге айларда мал азыгы хәзерләгәндә без агрономнар, зоотехниклар, инженерлар — кыскасы, мал азыгы хәзерләүдә катнашучылар белән киңәшләшеп эшлибез. Маллардан продукцияне күбрәк алыйм дисәң, хәзер эшнең күләменә генә карап түгел, ә сыйфат ягына ныграк игътибар бирү таләп ителә. Бу уңайдан район ветстанциясенең роле нык артты. Анда яңа приборлар белән җиһазландырылган яңа лабораториядә мал азыгының сыйфатын күп параметрлар буенча тиз арада белеп булачак.
Ә инде малларны тәрбияләүче савучыларыбыз, терлекчеләребез, ветеринар хезмәткәрләребез турында сөйләп тә торасы юк. Алар ел әйләнәсенә вакыт белән исәпләшмичә фидакарь хезмәт салалар.
Хезмәткәрләребез арасында күп еллар дәвамында шушы тынгысыз һәм җаваплы эшкә бирелгәннәр күп. Мәсәлән, Иске Бәшир сөтчелек фермасында эшләүче ясалма орлыкландыручы Ринат Фәйзуллинны алыйк. Аның эш стажы 20 ел. Һәр көнне иртәнге 5 сәгатьтә торып фермага ашыга, теләккә килгән сыерларны ачыклый. Өстәвенә Яңа Ихсан фермасына бара, малларны тикшерә, орлык сала. Һич авырсынып тормый, үз эшен зур җаваплылык тоеп башкара. Аның хезмәткә карашы башкаларга үрнәк булып тора. "Заря” кооперативыннан Альфира Бакирова, Әхмәт авылыннан Наилә Сабирова, Каразиректән Лида Исламова (ул бозау да карый), Тозлыкуштан Вәзих Фәтыйхов, "Октябрь” кооперативыннан Фәнилә Галина һәм башкалар турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәм. Вәзих Фәтыйхов быел җәй Яңавылда үткәрелгән республика конкурсында җиңеп, беренче урынга чыкты. Киләсе елда ясалма орлыкландыру техникларының республика бәйгесе безнең районда үтәчәк.
Һөнәри осталыкны арттыру җәһәтендә  ныклап шөгыльләнәбез. Ел да районда ясалма орлыкландыру техникларының конкурсы уздырыла. Анда хезмәткәрләребезнең теоретик белеме белән беррәттән практик эштәге һөнәри осталыгын да тикшерәбез.
Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле хезмәт ветераннарыбызны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән  котлыйм һәм һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Авыр, әмма мактаулы, бик тә кирәкле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Эльвира Сабирова,
токымчылык эшчәнлеге буенча "Элита” 
муниципаль унитар предприятиесе директоры.
Просмотров: 692 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск