Вторник, 30.04.2024, 01:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 13 » Халыкларны берләштерү бәйрәме
10:15
Халыкларны берләштерү бәйрәме

12 июньдә илебез халкы Русия көнен бәйрәм итә. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Русия Федерациясе дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул итте. Русия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышны  федерализм принципларыннан чыгып оештырды.
23 ел – меңәр еллык бай һәм данлы тарихы булган Русия дәүләте өчен бик аз вакыт. Шушы еллар эчендә Русия Федерациясе үзенең дәүләтчелек нигезеннән төзеп,зур юл үтте, үзен дөнья күләмендә танытуга иреште, абруй казанды.
Безнең барыбыз өчен дә уртак Ватаныбыз булган Русия – бер җир, бер язмыш, тамырларыбыз да гомум. Төрле дәвердә илебезгә – уртак йортыбызга бәреп кергән чит ил баскынчыларына каршы күпмилләтле халкыбыз бердәм күтәрелеп, зур батырлыклар  күрсәтеп, явыз дошманнарны җиңүгә иреште. Тыныч тормыштагы халкыбызның фидакарьлеге  дә сокланырлык. Әлеге вакытта цивилизацияле  демократик һәм хокукый дәүләт төзү, икътисад, социаль һәм  рухи-мәдәни өлкәләрне үстерү, тормышыбызны сыйфат ягыннан яхшырту буенча зур эшләр башкарыла. Русиянең куәтле Кораллы Көчләре тыныч тормышыбызны, иминлегебезне ышанычлы саклау гаранты булып тора. Без илебезнең бербөтенлеген, тотрыклылыгын саклау, төрле милләт халыклары арасындагы дуслык-татулыкны, бердәмлекне тагын да ныгыту өчен барын да эшләргә бурычлыбыз. Үзара сыешып, аңлашып-килешеп яшәү, тыгыз хезмәттәшлек итү, Ватанга бирелгәнлек, илебез, киләчәк буын өчен җаваплылык  тою, фидакарь хезмәт итү тыныч шартларда, иминлектә прогресс юлыннан алга баруыбызның мөһим шарты булып тора.
Сезне, хөрмәтле ватандашлар, төрле милләт халыкларын берләштерүче һәм туплаучы шушы иң зур бәйрәм – Русия көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, якты өмет-ышаныч, Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына хезмәттә зур уңышларга ирешүегезне телим!
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 1015 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск