Район сабан туе алдыннан махсус комиссия барлык хуҗалыкларда булып, басуларның торышын карап-тикшереп чыкты. Сабанашлык культуралары чәчүлекләрендә үсентеләрнең чыгышы бик әйбәт, диләр белгеч-агрономнар. Шулай да арада иң яхшылары комиссия әгъзалары тарафыннан билгеләнгәннән соң, аның нәтиҗәләре 12 июньдә үтәчәк район сабан туенда игълан ителәчәк. Язгы кыр эшләре, басулар торышы өчен максималь 300 балл куела. *** Хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. 10 июньгә барлыгы 1985 гектарда печән чабылды, 29 тонна печән хәзерләнде. Бу көнне район буенча һәр сыердан уртача 19 килограмм сөт савып алынды. *** Җитештерелгән сөтнең сыйфатын күтәрү – көнүзәк бурыч. Югары сортлы сөт сату хуҗалыклар өчен файдалы, моның өчен дәүләттән өстәмә акча түләнә. Хәзер район хуҗалыкларының барысында да төрле күләмдәге ябык типтагы сөт суыткычлар эшли. Быел язгы айларда гына да уналты сөт суыткыч кайтарылып урнаштырылды.
|