Понедельник, 29.04.2024, 22:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 13 » Тынгысыз һөнәр ияләре
08:17
Тынгысыз һөнәр ияләре
Мин районда нәшер ителә торган "Игенче” гәзитенә яшьтән үк зур хөрмәт белән карыйм. "Коммунизмга” исеме астында чыгарылган вакыттан ук аны укый идем. Урындагы матбугат безнең – шушы җирдә яшәүчеләрнең тормышын яктырта, шуңа күрә бу гәзитне иң беренче кулга алабыз, яратып укыйбыз. Район гәзитендә күп еллар фидакарьлек салып эшләгән элекке мөхәррире Фәрәһия апа Галиева, журналистлар Хаккый Фәттахов, Әгъдәл Низаев, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнулла Вәлиев күпләрнең хәтерендә. Ул чорның актив хәбәрчеләре Моратов, Мөлеков, Маскова, Әхмәтшина, Дүсәлимова, Шакиров, Гарифуллина һәм башка бик күпләр районыбыз тормышын, аның тын алышын безгә, гәзит укучыларга, җиткереп тордылар, төрле тәрбияви чараларга, идеология эшенә зур игътибар бирделәр.  Алар гәзит белән озак еллар хезмәттәшлек итеп, күп проблемаларны ачып, аларны бергәләп хәл итү юлларын күрсәттеләр. Гәзиттә җитәкчеләр, белгечләр, башка һөнәр ияләре, өлкәннәр, яшьләр даими чыгыш ясадылар. Аларга мин зур рәхмәтлемен, ә инде бакыйлыкка күчкәннәрнең авыр туфрагы җиңел булсын.
1970-1990 елларда баш мөхәррир Хәйдәр Басыйров урындагы матбугатны үстерүгә зур өлеш кертте. Район гәзитендә төрле темалар күтәрелде. Мин үзем дә ул елларда гәзитнең актив хәбәрчесе идем.
Аннары мөхәррир булып Марис Нәзиров эшләде. Гәзитнең ролен күтәрү, аның сыйфатын, эчтәлеген яхшыртуга күп көч салды.
Бүген дә редакция коллективы тормышыбызның алгы сафында атлый, халыкка үзвакытында мәгълүмат җиткерү, төрле темаларга багышланган мәкаләләр бастырып чыгуда зур тырышлык сала. Баш мөхәррир Фәнис Әмирханов, аның урынбасары Рәшит Вахитов, җаваплы сәркатиб Рәзилә Арсланова, хәбәрчеләр Лиана Ханмурзина, Шамил Закиров, Айгөл Миргазова район халкы өчен мөһим эш башкаралар. Матбугатка өметле, перспективалы яшьләр килә, без аларга зур өметләр баглыйбыз.
Гәзитнең штаттан тыш хәбәрчеләре яшәешебезнең төрле өлкәләренә кагылышлы мәкаләләр язып, эчтәлекне тагын да баеталар, укымлы итәләр. Габделфәт Нуриев, Рәмзил Вафин, Динә Сакаева, Рәзинә Гарифуллина, Нәҗибә Гәрәева, Луиза Ишморатова, Ранис Баянов һәм башка хәбәрчеләрнең язмаларын кызыксынып укыйбыз. Имәнлекул урта мәктәбе директоры булып озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан  тарихчы, ялкынлы лектор-публицист, Башкортстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, В.Исхаков исемендәге, "Өмет” һәм "Игенче” гәзитләре премиясе лауреаты, район гәзитенең күп еллар дәвамындагы актив хәбәрчесе Ансаф Гыйззәтовның мәкаләләре тирән эчтәлекле, фикерләргә бай һәм кызыклы була. Әлеге вакытта да "Игенче” белән актив аралашкан хезмәт ветераны Дамира Казыйханованы да билгеләп үтәр идем. Әнә шундый актив җәмәгатьчеләр, тынгысыз кешеләр район гәзитенең абруен тагын да күтәреп җибәрәләр.
Сер түгел, бүгенге тормышта пассивлык, гомум проблемаларга "минем эшем түгел, кысылмыйм” дигән позициядә яшәү күренешләре зур урын алып бара. Бигрәк тә яшьләр арасында бар андый хушкүңеллелек, битарафлык. Безгә, гәзит укучыларга, урындагы матбугат белән тыгыз бәйләнештә булу, активлык җитми, аның ролен, әһәмиятен күтәрергә кирәк. Мондый аралашу, тыгыз бәйләнеш булдыру — яшәгән чор, көндәлек тормыш таләбе ул. Экология проблемаларын гына алыйк. Безнең һәркайсыбыз үзебез, балалар һәм оныклар киләчәге турында уйласа, яшәгән җиребез, эчкән суыбыз, сулар һавабыз шул чаклы пычранмас иде. Ә менә шушы проблемаларны уртага салып сөйләшү урыны  — район гәзите. Безнең район өчен дә, республикадагы кебек, экология хәлләре беренче санлы проблема булып тора. Киләчәктә дә шулай пычратуны дәвам итсәк, без үзебезнең чүп-чарыбыз астында калып, завод-фабрикалар, автомашиналар төтененә тончыгып, агуланган балыклар, башка ризыклар ашап, чирләп, юкка чыгып бетәчәкбез. Бу һич тә куркыту, фәстәрү түгел, ә реаль чынбарлык шулай.


Просмотров: 589 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск