Среда, 01.05.2024, 14:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 30 » Һәр бөртекнең кадере зур
08:20
Һәр бөртекнең кадере зур
"Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы районда көчле хуҗалыклардан исәпләнә. Биредә елның-елында игенчелек һәм терлекчелектә югары уңышларга ирешелә, икътисады да ныклы. Хуҗалык итүдә иң алдынгы технологияләрне кыю кертү, техника яңарту, җитештерү мәйданнарын модернизацияләү – боларның һәммәсе икътисади тотрыклы эшчәнлеккә юл ача.
Кооператив быелгы хуҗалык елын да яхшы күрсәткечләргә ирешү белән тәмамларга омтыла. Дөрес, һава торышының уңайсыз килүе – үсентеләрнең вегетация чорында җитәрлек явым-төшем булмау, озакка сузылган эссе көннәр биредә дә көтелгән өметне юкка чыгарды. Мал азыгы да узган еллардагыдан юкарак булды, игеннәр дә салган көчкә бәрабәр түгел. Ләкин зарялылар шул үстерелгән-булганның һәр бөртегенең кадерен белеп, югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга тырыша. 
Бүгенге көнгә биредә барлыгы 332 гектар мәйданда иртә культуралар суктырылып алынган (170 гектарыннан – арыш). Ындыр табагына 4652 центнер иген кайтарылган, гектар куәте уртача 14 центнер тәшкил итә.
Чакмагыш авылыннан Бакалы юнәлешенә юл читендә – халык телендәгечә, "Буа өсте” басуында 141 гектар мәйданда арпа уңышы да гектарыннан уртача 14 центнердан артмый. Биредә хуҗалыкның ике "Нива” комбайны һәм "Үзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән "Нью-Холланд” белән "Дон-1500” кораблары ашлыкны турыга урып суктыру белән мәшгуль иде. Комбайнчылар Фазыл Хәйретдинов (1216 центнер суктырып алган), Руслан Латыйпов (1089 центнер), аларны алмаштыручы ярдәмче Руслан Дәүләтов үзләренә беркетелгән "Нива” комбайннарының бер генә минут та тик тормавын тәэмин итәргә омтыла. "Үзәк” МТС егетләре дә сынатмый – "Нью-Холланд” (Фидан Латыйпов) һәм "Дон-1500” (Фирзат Даутов) комбайннары да беренче мең центнер рубежын тутырып киләләр.
Басудан ындыр табагына тук бөртекләрне "КамАЗ” водительләре Илдус Низаев (1872 центнер), Вил Гәрәев (1041 центнер), Газинур Гыйльванов (907 центнер) ташый, ике көн элек кенә аларга "ЗиЛ” автомашинасында Илнур Имаметдинов (220 центнер) кушылган. Комбайннар ар-тыннан ваклап сибелгән саламны "МТЗ-82” тракторларына (әйткәндәй, яңарак кына алынганнар) тагылган агрегатлар белән Мәсгуть Зыякаев һәм Флүс Вәкилов төргәкләргә урый. Тюкларның һәркайсы товарлыклы-сөтчелек фермасы ихатасына кайтарып өелә.  Кооперативның баш инженеры Риф Йосыпов, бригадир Марат Казыйханов, баш агроном Азат Гайсин егетләрнең эшеннән канәгать. Автомобиль цистернасында ("ГАЗ-53”) су белән водитель Радик Садретдинов һәрчак кизүдә тора. Әйе, кызу көнне бер очкынның гына да бик күп бәла китерүе ихтимал бит.
Баш агроном Азат Фидрат улы Гәрәев биредә 2010 елдан – Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлап кайтканнан алып эшли.
–Туган кырларымда рәхәтләнеп халкыма хезмәт күрсәтә алуыма горурланып бетә алмыйм, – ди ул. – Бәхетне кайдадыр читтә – "озын берлекләр” вәгъдә иткән тарафларда эзләүче чордашларыма аптырыйм мин. Хезмәт салмасаң, акчаны беркайда да көрәп бирми торганнардыр. Хуҗалыкта мине яратуларын, ярдәм күрсәтүләрен даими тоеп торам. Әти-әни, барлык туганнар арасында яшәү хезмәт дәрте өсти, яңа казанышларга канат куя. Үз җиреңдә яшәү һәм эшләүдән дә зуррак бәхет бармы икән?! 
Зарялыларның бөтен максаты – үстерелгәннең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу, дигән идек. Биредә моңа ирешәчәкләренә шик юк. Басу кораб-лары яныннан – кемузардан ярышып эшләүче механизаторлар кырыннан ир-егетләрнең һәммәсенә яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләп саубуллаштык.
Фәнис Әмирханов.

Просмотров: 533 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск