Среда, 01.05.2024, 08:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 26 » Ленинлыларның ниятләре ныклы
07:34
Ленинлыларның ниятләре ныклы
Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның күптән түгел гомумреспублика семинары барышында быелгы уракны тиз арада һәм югалтуларга юл куймыйча үткәрергә чакыруына кушылып, районыбыз игенчеләре кемузардан ярышып эшли. Ленин исемендәге кооператив-колхоз басуларында да кызу урак колач ала бара. Биредә сабанашлык культуралар уңышын җыеп алу белән хуҗалыкның үз комбайннары һәм "Үзәк” машина-технология станциясе вәкилләре мәшгуль. Николаевка авылы артындагы 118 гектарлы арпа басуында һәр гектардан уртача төшем 18 центнер тәшкил итә. Быелгы корылыклы мизгел өчен ярыйсы гына күрсәткеч бу.
Механизаторлар Камил Фәйрузов ("Нива-эффект” комбайнында) белән Айрат Галиев ("Лида-1300”) үзләренә беркетелгән басу корабларын җитештерүчәнле (икесенең дә күрсәткечләре 1000әр центнердан арткан инде) эшләтергә омтыла.  Басудан ындыр табагына гәрәбәдәй сары бөртекләрне шоферлар Фәндәлис Шакиров, Алмаз Кәбиров, Радик Ибраһимов һәм Илдар Гәрәев ташый. Ындыр табагында үлчәүче Лилия Шәрипова кабул иткән игеннәрне, җилгәргеч агрегат аша уздырып, Рәсим Китапов келәткә урнаштыра, дәүләткә тапшырыласын тиешле кондициягә җиткереп, элеваторга озатырга әзерли.
Хуҗалыкка ярдәмгә килгән "Үзәк” машина-технология станциясе механизаторы Рим Кинҗәбулатов та  "Дон-1500” маркалы комбайнында 1000 центнердан артык ашлык җыеп алган инде. Урып-җыюны вакытында төгәлләр өчен үз өлешен кертүеннән канәгать комбайнчы егет, тук башаклы үсентеләрне кистерә-кистерә, алга омтыла.
Илнур Рәҗәпов янгын сүндерү машинасында кизүдә тора. Бөртеге дә кадерле игеннәрне ут-күз юкка чыгармасын өчен биредә шулай  хәстәрлек күргәннәр.
Хуҗалыкның баш инженеры Вазих Ихсанов, икенче бригада бригадиры Венер Шәрифуллин техника төзек эшләсен, уракта өзеклек булмасын өчен тырыша. Кыскасы, ленинлыларның ниятләре ныклы: вәгъдә ителгәнчә, уракны кыска вакыт эчендә, югалтуларга юл куймыйча тәмамлау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк алар.
Фәнис Әмирханов.
Рәсемнәрдә: шоферлар Алмаз Кәбиров, Илнур Рәҗәпов, комбайнчылар Айрат Галиев, Камил Фәйрузов, баш инженер Вазих Ихсанов, водитель Фәндәлис Шакиров; бригадир Венер Шәрифуллин белән «Үзәк» МТС комбайнчысы Рим Кинҗәбулатов. 



Просмотров: 635 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск