Сайлаулар – 2014
Хәбәрчебезнең сорауларына Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Ямалиев җавап бирә.
– Реканс Фәнил улы, 14 сентябрьдә үтәчәк Бердәм сайлаулар көненә әзерлек безнең районда ничек бара, шушы мөһим сәяси кампания алдыннан сез җитәкчелек иткән Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан нинди эшләр башкарыла?
– Календарь чаралар планына ярашлы, агымдагы елның июнь аенда Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясенең оештыру утырышы үткәрелгән иде. Аннары бер-бер артлы янә өч утырыш булды. Барысы да әлеге сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланды.
5 июльдәге утырышта Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларда теркәлгән кандидатларның һәм аларның ышанычлы кешеләренең сайлаучылар белән очрашуы өчен вакыт билгеләү
...
" Читать дальше "
Просмотров: 731 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 23.07.2014
|