22 июньдә велосипед спорты буенча район беренчелегенә ярышлар үтәчәк. Бәйгедә төрле яшьтәге район халкы катнаша ала. Аерым алганда, 18 яшькә кадәр мәктәп укучылары, аннары 18-30, 31-40, 41-50, 51-60 яшьләрдә һәм 60 яшьтән югары булганнар аерым көч сынашачак. Шәхси узышу 10 километр арада Яңа Коты – Имәнлекул трассасында барачак. Старт 16 сәгатьтә. Теркәлү 13 сәгатьтә Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә башлана. Җиңүчеләр соңыннан "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында бүләкләнәчәк. Ярышларда катнашу мәсьәләләре буенча белешмәләр 3-13-32 телефоны аша бирелә. Барыгыз да стартка, райондашлар! Оештыру комитеты.
|