Воскресенье, 05.05.2024, 20:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июнь » 26 » Шатлык-бәхет хөкем сөрсен
07:34
Шатлык-бәхет хөкем сөрсен
1941 елның 22 июнь таңы тетрәндергеч хәбәр китерде: фашистик Германия гаскәрләре мәкерле ният белән СССРга һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы башланды, хыял-максатларны, якты өметләрне җимерде, сугыш уты һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Ватан-ана чакыруына җавап итеп дошманны тар-мар итәргә, барлык ил халкы кебек, районыбызның асыл ир-егетләре, кыю кызлары кулларына корал алды, Бөек Җиңүне якынайтуга өлешен кертү өчен үзен аямый көрәште.
67 ел тыныч тормышта яшибез. Яу кырында батырларча баш салганнарны онытырга хакыбыз юк, җиңү яулап кайтканнар олуг хөрмәткә ия.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара Җиңү паркында, батыр ватандашларыбыз истәлегенә куелган обелиск янында үтте. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны, аннан соң вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тын калып искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковның чыгышы сугыш ветераннарына карата тирән хөрмәт белән сугарылган иде. "Сугыш яралары уңалмый, хәтерләрдән җуелмый. Бөек Җиңү таңын тудырган, безгә бәхетле тыныч тормыш яулап биргән өлкән буын кешеләренә рәхмәтләребез чиксез”, – диде ул.
Район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Газизова, ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, китапханә хезмәткәрләре Алсу Гәрәева һәм Ильмира Шәфыйкова сөйләп үтте, шигырьләр укылды. 39 ел гомерен мәгариф системасында эшләп үткәргән хезмәт ветераны Зәүлә Низаметдинова авыр сугыш елларын тетрәнеп искә алды.
–Безнең Җәмәй авылыннан фронтка сиксәннән артык кеше китте, 39ы гына әйләнеп кайтты. Исән калганнарының да сәламәтлеге бик чамалы булды. Күпләре якты дөньяның рәхәтен аз күрде.
Гаиләбездән сугышка 15 кеше алынды, нибары дүртесе әйләнеп кайтты. Ул көннәрнең мәңге онытыласы юк, – диде.
Анастасия Полякова, Сабит Кәримов сугыш чоры җырларын хәтергә төшерде. Районның имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, башкача сугыш булмасын, халыклар дус яшәсен, җир йөзендә бәхет һәм шатлык кына хөкем сөрсен, кайгы-хәсрәт ерак йөрсен, дип дога кылдылар.
Рәзифә Сәхапова.
Просмотров: 613 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск