|
Главная » 2012 » Июль » 31 » Әйдәүчеләр сафында
|
Сез бу рәсемдә күргән Мәкки Камалетдинов — «Победа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында гына түгел, район буенча әйдәп баручы механизаторлардан. Елның-елында үзенә беркетелгән техниканы җитештерүчәнле эшләтергә омтыла ул. Менә быел аңа өр-яңа «Полесье» комбайнын тапшырганнар. Алдынгы игенче бүгенге көнгә 3300 центнердан артык бөртек суктырып алырга өлгергән дә инде. Һава шартлары быел җир кешесе өчен уңайлы килмәсә дә, тырыш хезмәт, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу өчен фидакарь көрәш, һичшиксез, Мәкки Камалетдинов кебек булдыкды ир-егетләр файдасына булачагы бәхәссез. Урак ахырына кадәр аның күрсәткечләре тагын да зуррак булачак әле, дип өметләнәбез. Фәнис Әмирханов. Автор фотосы.
|
Просмотров: 608 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|