Хөрмәтле дуслар! 2012 елның икенче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылуга санаулы гына көннәр калды. Исегезгә төшерәбез: үзәк басмаларга язылу — 18, ә республика һәм район гәзитенә 23 июньдә тәмамлана. Әмма матбугатка язылу әлегә канәгатьләнерлек түгел. Бу хакта саннар ачык сөйләп тора: үзәк басмаларга язылу нибары – 32, республиканыкыларга – 43, район гәзитенә 55 процент кына. Ашыгыйк, райондашлар! Вакыт азаеп бара, гәзит-журналларга язылып калыгыз! Фларида Сәмигуллина, подписка бүлеге мөдире.
|