Среда, 01.05.2024, 11:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 31 » Олимпия уеннары башланды
09:09
Олимпия уеннары башланды
Җир шарындагы барлык спорт сөючеләрнең игътибары Бөекбританиягә юнәлде —җомга көнне Лондон шәһәрендә ХХХ җәйге Олимпия уеннары-2012 старт алды. Спорт дөньясындагы иң әһәмиятле вакыйга 27 июльдән 10 августка кадәр дәвам итәчәк.
Дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче Олимпия уеннарын көтеп алдык. 28 июльдә үзәк телевидениенең беренче каналы аша аны ачу тантанасын күпләр карагандыр. Дүрт сәгатькә якын барган тамашага сокланып утырдык. Аны оештыручылар спорт бәйрәмен истә калырлык итеп үткәрү өчен бик нык тырышканнар. Һәм, әйтергә кирәк, максатларына ирештеләр. Анда Бөекбританиянең  данлы үткәне дә, бүгенге тормышы да, мәдәнияте, рухи дөньясы, гореф-гадәтләре һәм башкалар – барысы да чагылыш тапты, дияргә була. Бөекбритания иленең авыл тормышы да, күп кеше катнашлыгындагы дискотека күренешләре, төрле илләрдән килгән спорт-чыларның стадион мәй-
даны аша үтүе һәм, әлбәттә, Олимпия уеннарын тантаналы ачу күренеше дә мавыктыргыч булды.
Русиядән Олимпия уеннарына 436 спортчы китте: 228 хатын-кыз һәм 208 ир-ат беренчелек өчен көч сынашачак. Алар 39 ярышның 34ендә катнаша. Күпчелек җиңел атлетикада – 104 кеше, йөзүдә – 35, баскетбол һәм волейболда 24әр уенчы медаль өчен көрәшәчәк. Олимпия уеннары башланды. Беренче көнне үк Русия спортчысы Арсен Галстян дзюдо буенча 65 килограммга кадәр авырлыкта җиңү яулады һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Икенче көнне безнекеләр эстафета йөзүендә (ир-атлар), велоспортта ике бронза медаль алдылар. Көрәш алда әле, Русия спортчылары, һичшиксез, җиңүләр яулаячак. Безнең команда бу Олимпиадада гомум медальләр саны буенча кимендә өченче урынга дәгъва итә. Фаразлаулар буенча, якынча 25 медаль яулап алырлар, диләр белгечләр. Карарбыз, ничек булыр.
Спорт ярышлары үзәк телевидение каналлары аша даими күрсәтелә. "Русия-2” каналында исә аны берөзлексез диярлек карарга мөмкин. Ярышлар барышын карап баручыларны, Олимпиада белән кызыксынучыларны киеренке бәйгеләр, кызыклы очрашулар көтә.
Рәшит Ганиев.

Просмотров: 661 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск