Понедельник, 29.04.2024, 02:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов

НОВЫЙ САЙТ  http://igenche.ru/

Просмотров: 2452 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.12.2014 | Комментарии (3)

Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка инде традициягә әверелгән еллык Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады. 4 декабрьдә Кремльнең Георгий залында сәгатьтән артык  үткән бу очрашуда сүз илнең эчке һәм тышкы сәясәте, иҗтимагый, икътисадый-социаль үсешенең  төп юнәлешләре турында барды. Мөһим үсеш программасы документында, башкарылган эшләр белән беррәттән, киләчәктә ил алдында торган мөһим бурычларга, җәмгыятьне борчыган мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде.
Владимир Владимирович үзенең чыгышын ил бердәмлеген ныгытуда ярдәм иткән Русия халкына рәхмәт әйтүдән башлады. 2014 елда илебез тормышында булган мөһим сәяси вакыйга – Кырымның Русия составына кушылуы уңаеннан уй-фикерләре белән уртаклашты. Ярымутрауда урнашкан Кырым Респуб-ликасы һәм аерым статуста булган Севастополь шәһәренең Русиягә яңа субъектлар буларак әйләнеп кайтулары  — шул төбәктә яшәүчеләрнең ирекле сайлавы, теләге нәтиҗәсе. Халык референдумда демократия шартларында үзенең киләчәк үсеш юлын бердәм рәвештә билгеләде. Мөрәҗәгатьнамәнең тәүге өлеше кү ... " Читать дальше "
Просмотров: 1158 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.12.2014 | Комментарии (0)

Район семинар-киңәшмәсеннән

Агымдагы елның 10 ноябрендә муниципаль район хакимияте “Авыл хуҗалыгы техникасын 2015 елгы басу эшләренә әзерләү турында” карар кабул иткән иде. Анда авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елгы басу эшләренә әзерләүне тәмамлау сроклары билгеләнде. Атап әйткәндә, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын  –15 мартка, тракторларны һәм аларның тагылмаларын, шулай ук минераль ашлама сиптергечләрне һәм  тараткычларны – 1 апрельгә, мал азыгы хәзерләү комбайннарын, тагылма ургычларны һәм печән хәзерләү техникасын – 25 майга, ашлык комбайннарын, ургычларны һәм бөртек чистарту корылмаларын – 10 июньгә, бөртекне җыеп алганнан соң эшкәртү машиналарын һәм җиһазларын – 10 июльгә, автомобиль үлчәүгечләрне – 1 июльгә, шикәр чөгендере җыю техникасын 1 сентябрьгә әзерләп бетерү бурычы куелды.
Хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгечләргә һәм крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыкларына авыл хуҗалыгы техни-касын дефектовка үткәргәннән соң норматив таләпләргә ярашлы озайлы саклауга куярга тәкъдим ителде. Шушы максатта ремонт бригадалары һәм звенолар төзү, басу эшләренә әзерләнү буенча хезмәт коллективлары, аерым ремонтчылар арасында ярыш оештыру, үзйөрешле техниканы һәм аларның тагылмаларын дәүләт техник каравына үзвакытында кую буенча тәгаен бурычл ... " Читать дальше "
Просмотров: 942 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.12.2014 | Комментарии (0)

fhff

Канададагы эшчәнлек алымнарын бездә дә кулланып була, ди “Герой” кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешелгәннәр — беренче чиратта гомум тырышлык, хезмәтне фәнни нигездә, максатлы оештыруның нәтиҗәсе. Тик заман алга барган саен үз казаныңда гына кайнау җитми, хәтта илебездәге казанышларны өйрәнү-куллану гына да аз тоела башлый. Дөрес, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү, аларның белгечләре белән бәйләнеш булдыру байтактан яшәп килә. Хәтерегездәдер, районда Голландия, Германия белгечләре катнашлыгында Бөтенрусия семинарлары узды, алдынгы тәҗрибәләр өйрәнелде, кулланыла башлады, җитештерү юлларын киңәйтте. Ясалма орлыкландыру эшчәнлегендә дә үрнәк булырлык эшләр бар. Районыбыз эшчәннәре башкарганнар хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан башкаларга үрнәк итеп куела бүген. Фәкать Чакмагыш җирлегенә республиканың күп районнарыннан эшкә өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Чакмагыш инде алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, заман авыл кешесе алдына яңа таләпләр куя. Ә камиллеккә омтылыш – чакмагышлыларның яшәү девизы. Күптән тү ... " Читать дальше "
Просмотров: 913 | Добавил: bikmiew | Дата: 02.12.2014 | Комментарии (0)

Билгеле булуынча, көз аеның соңгы якшәмбесендә якты һәм зур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәркайсыбыз өчен дә җир йөзендә иң кадерлесе булган шушы  гүзәл затларга – әниләргә, нәнәйләр-дәү әниләр, картәниләргә багышлап район мәдәният йортында быел да эчтәлекле программалы концерт әзерләнгән иде.

 “Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән бу тантаналы тамаша ихлас котлау-теләкләргә, җыр-моңга бай булды. Гүзәл Табишева башкаруындагы моңлы җыр белән башланып киткән тамашаны ачып, аны алып баручылар Хәтиф Хәбибрахманов һәм Розалия Хафизова залда утыручы барлык гүзәл затларны тәбрикләү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковны чакырды. “Без шушы көннәрдә иң гүзәл һәм якты бәйрәмне билгелибез, аңа беркем дә битараф кала алмый торгандыр. Чөнки җир йөзендә әнидән дә якынрак кеше юк. Шушы уңайдан ихлас котлауларны кабул итегез. Гомумән, ел дәвамында хатын-кызларны тәбрикләүгә багышланган бәйрәмнәрне ике тапкыр – 8 март һәм Әниләр көнендә билгеләү аеруча шатлыклы. Чөнки нәкъ менә алар – яшәешнең чыганагы. Бүген безнең район җирлегендә балигълык яшенә җитмәгән 6500 баланы тәрбияләүче ике мең ярым гаилә яши. Шулардан 500е – күп балалылар. Монды ... " Читать дальше "
Просмотров: 796 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.12.2014 | Комментарии (0)

Матбугат – 2015
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Вакытлы матбугат басмаларына 2015 елның беренче яртысына язылу вакыты тәмамлануга бара. Елдагыча, декабрьнең 25ендә “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылу да туктатылачак, ягъни бу көннән соң язылучыларга гәзитләр 1 гыйнвардан түгел, ә соңрак (кайчан язылуга карап) – язылганнан соңгы айның беренче көненнән генә килә башлаячак. Яңа елны иң якын дуслар белән каршылау гадәте бездә ныклы, ә менә шундый дәрәҗәдәге район гәзите янәшәгездә булмаса, бәйрәмнәрегез, һичшиксез, барыбер китегрәк тоелачак инде.
Без сезнең һәммәгезне дә әнә шундый хәлләрдән саклап калырга теләп мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез, инде тагын да сузмыйча, почтальоннарга биргән вәгъдәләрне үтәп куйыйк әле! Элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда, почтамтта 2015 елның гыйнвар  – июнь айларына “Игенче”нең бер данәсенә язылу хакы 658 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 130 сум 38 тиен (Әйткәндәй, безнең район гәзитләренә язылу хакы төбәгебездә нәшер ителүче башка районнардагыдан күпкә арзанрак та әле). Авыллардагы элемтә бүлекчәләрендә хезмәт салучы кызларга бирелгән вәгъдәләрне (“фәлән көнне хезмәт хакы, пенсия, пособие (һәм башкалар) алам”, “фәлән вакытка мал суеп та ... " Читать дальше "
Просмотров: 800 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.11.2014 | Комментарии (0)

Чакмагышның икмәген
Кемнәр генә икмәде?!
Икмәк игеп, кемнәр генә
Данлы юллар үтмәде?!
Игенче һөнәрен зурлап
Иң-иң түргә куярлык.
Игенчегә саф алтыннан
Сынташ – һәйкәл куярлык.
21 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне үткәрелде. Район мәдәният йортына – бәйрәм тантанасына хезмәт алдынгылары – игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәк-челәре, күмәк хуҗалыклар рәисләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары җыелды.
Просмотров: 1466 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.11.2014 | Комментарии (0)

19 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы – унҗиденче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимият подразделениеләре хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие-учреждениеләр, хокук тәртибен саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды:
1.  Эшчәнлекнең аерым төрләре буенча алынган табышка бердәм салым салынганда база табышлылыгының корректирлаучы К2 коэффициентын билгеләү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында Башкортстан Республикасында Балалар хокукларын яклаучы вәкилнең җәмәгать тәртибендә эшләүче ярдәмчесе итеп билгеләүгә кандидат күрсәтү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы положениене раслау турында.
... " Читать дальше "
Просмотров: 847 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.11.2014 | Комментарии (0)

Иртәгә Чакмагыш районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Фидакарь хезмәтләре белән ил табыны муллыгын тәэмин итүчеләргә генә түгел, бөтен халкыбыз өчен дә әһәмиятле һәм кадерле бәйрәм ул. Шунысы шатлыклы, республикабыз аграрийларының Русиянең азык-төлек иминлегенә керткән өлешендә, һәр елдагыча, чакмагышлылар зур урынны алып тора.
Республика караваенда Чакмагыш игене быел гомум җыем исәбендә икенче, ә уртача алынган гектар куәте буенча беренче урында тора. Район аграрийлары барлыгы 158,9 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алды, гектар куәте 32,3әр центнер тәшкил итте, ягъни былтыргыдан 19,8 процентка артыграк булды. Биредә “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Победа” кооператив-колхозлары, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте игенчеләре аеруча фидакарьлек өлгеләре күрсәтте.
Кабул итү пунктларына барлыгы 67,5 мең тонна татлы тамыр казып алып озаттык, уртача уңышы һәр гектардан 302,5әр центнер тәшкил итте.
Мал азыгы культуралары уңышы да сөе ... " Читать дальше "
Просмотров: 892 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.11.2014 | Комментарии (0)

Һәр хуҗалыкның үз алдынгылары

Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы кулланылышындагы барлык җирләр 6 мең гектарга якын, шуның 4290 гектардан артыгы – сөренте җирләр. Бөртекле-кузаклы культуралар 2200 гектарда игелде. Байтак мәйданнарны мал азыгы культуралары һәм көтүлекләр биләде.
Бөртеклеләрнең тулай җыемы 47423 центнер булды. Җәмгыятьтә барлыгы 870тән артык баш сыер малы асрала. Кышлату сезонына печән, сенаж, силос тупланды һәм, концентрат азыкларны да кертеп, һәр шартлы малга 49 центнер азык берәмлеге хәзерләнде.
Һәр эшләр уңганнар тырышлыгы белән башкарыла. Гомерен игелекле хезмәткә багышлаганнар чын мәгънәсендә соклану тудыра.
Быелгы уракта комбайнчылар ярышын Гамил Хафизов әйдәп барды. Ул “СК-5”маркалы комбайнда  барлыгы 15880 центнер ашлык суктырды. Илмир Ильясов аннан бик азга гына калышты, Рафаэль Яһудин шулай ук алдынгыларга тиңләшергә омтылды. Тезмәгә салуда  Альфред Дәүләтшинга тиңләшүче булмады. Басула ... " Читать дальше "
Просмотров: 847 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.11.2014 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск