Четверг, 02.05.2024, 09:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 18

Беренчедән, шактый мул сулы һәм сәламәтлеккә файдалы минераль тозларга бай әлеге чишмә суын җыеп, махсус насос ярдәмендә авылны су белән тәэмин итү системасына кудыралар. Суалгыч башняларны әнә шундый берничә чишмә суы белән тутыралар икән. Саклагычтан артып чыкканы, махсус улак аша агып, Калмаш елгасын сугара. Биредәге таллык, яшел чирәмлек үзенә бер төрле ямь булып тора. Чишмәне матур итеп киртәләп алып (авыл биләмәсе бүлгән акчага), тирә-ягын төзекләндерү хакына шушы авылда яшәгән ир-узаманнар Фәвил Сәхибгәрәев, Әнис Ситдиков, Рәвис Сабитов вакытын һәм көчен кызганмый хезмәт сала. Заманча материаллар белән эшләнгән чишмә территориясен буяу-бизәкләү эшләрендә Миләүшә Шәяхмәтова, Гөлсем һәм Рита Хаҗиповалар һәм башкалар активлыгы белән аерылып торалар. Чынлап та, биредә кайчандыр кирәге беткән автомашина шиннары су кошлары – торна һәм аккошлар сыннарына, пластик шешәләр гөл-чәчәкләргә әверелгән, өстәвенә тере чәчәкләр дә күз явын алып утыра. Мондый хозурлык, әлбәттә, авылдашларга да, читтән кайтканнарга да горурлык өстәми калмыйдыр.

Тантаналарны ачып җибәреп, биләмә хакимияте башлыгы Рәвилә Хурамша кызы авылдашларын ихлас йөрәктән тәбрикләп, “Закир чишмәсе”, һичшиксез, халыкның иң яраткан урыннарының берсенә әверелер, биредә төрле халык йолалары, күңелле бәйрәмнәр еш үтәр, дип ышандырды. Аннары әлеге матурлыкны турыруда көч салган авылдашларына бүл ... " Читать дальше "
Просмотров: 907 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2014 | Комментарии (0)

Әлеге вакытта районда уңышлы гына эшләүче крәстиян-фермер хуҗалыклары байтак. Яңа Бирде авылыннан Илвир Нурисламов – әнә шундыйларның берсе. Колхозның элекке механизаторы ике ел элек, авырлыклардан курыкмыйча, үзаллы хуҗалык итәргә карар итә. Аның уй-теләген тормыш иптәше Гөлназ Гамир кызы да хуплый, һәрдаим ярдәм күрсәтә. Бергәләп эш башлыйлар. Илвир 50 гектар җир алып, анда бодай, арпа, мал азыгы культуралары үстерә. Хәзер аның ашлык комбайны, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлары, йөк автомашинасы бар. Бер үк вакытта терлекчелек тармагында да үз көчен сы-нап карарга була. Узган елның көзендә токымлы мал сатып алып, сөт җитештерә башлыйлар. Хәзер аның хуҗалыгында 25 савым сыеры бар, 18 бозау үсә. Берәр савучы, мал караучы һәм тракторчы белән бергәләп Нурисламовлар гаиләсе шушы зур хуҗалыкны алып бара.
Бүген авылда мәшәкатьләр баштан ашкан. Фермер хуҗалыгында да эшләр кайнап тора: иген уңышын җыю, мал азыгын туплау дәвам итә. Басуларда урак тәмамлануга таба бара. Чистартылган ашлык келәтләргә салына, орлык өчен дигәне аерып куела. Киләсе уңыш турын-да да хәстәрлек күрелә. Бер үк вакытта мал торакларын кышка әзерләү дә тукталмый, зур гына ремонт эшләре башкарыла. Биредә көн саен 300-400 килограмм сөт җитештерелеп, кабул итү пунктларына озатыла. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклардан арткан сөтне җыюны да оештырды. Ярдәмчесе Артур Фаризанов үз автомашинасында  һәр көнне халыктан 3000 килограммга якын сөт җыя.
Илвир Нурисламов үз хуҗалыгы тормы-шы ... " Читать дальше "
Просмотров: 660 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск