Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында чакмагышлылар фронтта һәм тылда батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Күпләре яу кырында һәлак булды. Каһарманнарны онытмыйбыз. Авыллардагы алар истәлегенә куелган һәйкәл-обелисклар сугыш елларын искә төшереп, башкача җирдә канкоеш булмасын, кешеләр үзара тынычлыкта, бәхетле яшәсен дип кисәтеп тора сымак.
Соңгы ике елда безнең районда бу сугышта катнашучыларның барысы истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар яхшылап ремонтланды, гранит, мәрмәр ташлар белән йөз-ләнелде, тирә-ягы терекләндерелде, Җиңү парклары тәртипкә китерелде. Ул гына да түгел, яңа һәйкәлләр ачыла бездә. Быел Җиңү көне алдыннан, мәсәлән, Яңа Калмаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы фронтовик батырларга обелиск урнаштырылды. 10 майда Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның туган җирендә – Иске Почкак авылында батырның бюсты ачылды. Яңа Мортаза авылында да яңа обелиск эшләп куйдылар.Узган атнаның шимбәсендә Җәмәй авылында да шундый обелиск-һәйкәл ачылды. Аны ачу тантанасында авылның олысы-кечесе катнашты. Обелиск ис-кесе урынында өр-яңадан төзелгән. Ул бик матур, зәвыклы итеп эшләнгән. Моны эшләү өчен шушы авылда туып үскән кешеләр акча биргән. Барлыгы 80 мең сум акча җыелган.
...
" Читать дальше "