Четверг, 02.05.2024, 08:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 18 » “Чылтыр-чылтыр ага көмеш су…”
08:07
“Чылтыр-чылтыр ага көмеш су…”

Беренчедән, шактый мул сулы һәм сәламәтлеккә файдалы минераль тозларга бай әлеге чишмә суын җыеп, махсус насос ярдәмендә авылны су белән тәэмин итү системасына кудыралар. Суалгыч башняларны әнә шундый берничә чишмә суы белән тутыралар икән. Саклагычтан артып чыкканы, махсус улак аша агып, Калмаш елгасын сугара. Биредәге таллык, яшел чирәмлек үзенә бер төрле ямь булып тора. Чишмәне матур итеп киртәләп алып (авыл биләмәсе бүлгән акчага), тирә-ягын төзекләндерү хакына шушы авылда яшәгән ир-узаманнар Фәвил Сәхибгәрәев, Әнис Ситдиков, Рәвис Сабитов вакытын һәм көчен кызганмый хезмәт сала. Заманча материаллар белән эшләнгән чишмә территориясен буяу-бизәкләү эшләрендә Миләүшә Шәяхмәтова, Гөлсем һәм Рита Хаҗиповалар һәм башкалар активлыгы белән аерылып торалар. Чынлап та, биредә кайчандыр кирәге беткән автомашина шиннары су кошлары – торна һәм аккошлар сыннарына, пластик шешәләр гөл-чәчәкләргә әверелгән, өстәвенә тере чәчәкләр дә күз явын алып утыра. Мондый хозурлык, әлбәттә, авылдашларга да, читтән кайтканнарга да горурлык өстәми калмыйдыр.

Тантаналарны ачып җибәреп, биләмә хакимияте башлыгы Рәвилә Хурамша кызы авылдашларын ихлас йөрәктән тәбрикләп, “Закир чишмәсе”, һичшиксез, халыкның иң яраткан урыннарының берсенә әверелер, биредә төрле халык йолалары, күңелле бәйрәмнәр еш үтәр, дип ышандырды. Аннары әлеге матурлыкны турыруда көч салган авылдашларына бүләкләр тапшырды.
Чакмагышта яшәүче Радик Закир улы Кинҗәголов әтисенең исеме мәңгеләштерелгән әлеге чишмәнең яңартылуы һәм төзекләндерелүе өчен авылдашларына ихлас рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, ул кичәгә үзе эшләп йөргән Ерак Себер тарафларыннан очып дигәндәй кайткан икән. Мондый күркәм эшләр дәвамлы булсын, авыл да, шушы чишмә кебек, озын гомерле булып, халкы игелекле хезмәте белән еракларга данлансын, дигән теләкләрен җиткерде ул.
Кичәне алып баручы мәдәният хезмәткәрләре Майруза Насыйрова белән Светлана Латыйповага ярдәмгә Мөнирә Сабитова белән Рита Хаҗипова да дәррәү тотынды. Әлеге кызлар белән беррәттән олысы да, кечесе дә бердәм халык җырларын башкардылар, биюгә дә төштеләр.
Биләмәнең хатын-кызлар советы рәисе Нәфисә Гомәрова авылда яшәгән күркәм гаиләләрне барлады, матур тормыш көтүче уңганнарны атады, йорт-җирләрен гөл-чәчәккә күмгәннәрне мактады, киләчәктә дә яшәү ямен фидакарь хезмәттә, изгелектә генә күрергә чакырды. Гөлсем Хаҗипова, Рәвис Сабитов та авылдашларын җыр-моң белән сәламләде.
Чишмә бәйрәменең әкренләп Чәчәк бәйрәме белән бергә үрелүе әнә шулай чагу бизәккә әйләнде. Иң матур чәчәк гөлләмәләре, иң мәгънәле композицияләр  әзерләп килгән мәктәп укучылары, авыл киленнәре, өлкән апалар биләмә башлыгы кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Ә инде бар халык алдында мактап телгә алыну һәр гаиләнең дә, аерым кешеләрнең дә мәртәбәсен тагын бер баскычка күтәрмичә калмагандыр. Әйтик, Нәсимә Насретдинова, Илшат Хәнәфин, Җәлил Хәнәфиннарның ихаталарында иң күп чәчәк үстерелә икән, Розалия Әбүбакирова, Тәнзилә Моратова, Айрат Ганиев иң төзек ихаталы хуҗалар буларак телгә алынды, Светлана Латыйпова, Әлфинә Габбасова, Ләлә Гыймаева, Зөлфия Исламморатова, Тәнзилә Зиннәтуллина һәм башка дистәләгән авыл уңганы тормышларын чәчәк кебек ямьли белүләре өчен данга күмелде.

Район мәдәният бүлеге вәкиле Розалия Лиф кызы Хафизова биләмә башлыгы Рәвилә Хөсәеновага Мәдәният елы штандартын тапшырганда биредә яшәүчеләрнең күркәм тормышына соклануын яшермәде. “Булдыклы да, чәмле дә Калмашбаш халкы һәрчак активлыгы белән аерылып тора, – диде ул. – Мәдәният өлкәсендә дә сез иң талантлылар исәбендәсез. Тормышыгызны ямьләп яши белүегез өчен рәхмәт, һәрвакыт шат күңелле, күтәренке кәефле булыгыз”.
Тугайда чишмәнең чылтырап аккан тавышына халык күңелендә моң агышы да кушылган бу бәйрәмнең калмашбашлылар күңелендә чагу тәэссоратлар белән озак сакланачагына шик юк. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде, дип теләргә генә кала.
Фәнис Әмирханов.
Просмотров: 907 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск