Безнең бәйрәмнәр
Быел илебездә беренче тапкыр билгеләнүче Русия дәүләт ветеринариясе көне безнең районда зурлап үткәрелде. Шушы һөнәри бәйрәмгә багышлап Чакмагыштагы “Башак” кафесында истә калырлык бик матур кичә үткәрелде. Анда районның ветеринария белгечләре, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, кунаклар чакырылган иде.
Түгәрәк өстәл артында барган бу очрашу район сәнгать осталарының җыр-моңы белән башланды һәм ахыргача күңелле җырлар күңелләрне күтәреп, яңгырап торды, курай моңы тирә-якка таралды. Район ветстанциясе коллективының бүгенге эшләре турында төшерелгән видеороликлар да күрсәтелде. Экрандагы тынгысыз ветеринар хезмәткәрләрнең көндәлек мәшәкатьләрен чагылдырган сюжетлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Ветеринар хезмәткәргә багышлап иҗат ителгән ике җыр рус телендә башкарылды.
Кичә барышында бик күпләр чыгыш ясап, районда ветеринария хезмәтенең тарихына кыскача байкау ясадылар, авыр чорларны, барлыкка килү һәм тотрыклы үсеш елларын, элек эшләгән хезмәттәшләрен искә алдылар, бүгенгесе турында сөйл
...
" Читать дальше "
Просмотров: 851 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 09.09.2014
|