Четверг, 02.05.2024, 15:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 18 » Киләчәккә өмет-ышаныч белән
07:59
Киләчәккә өмет-ышаныч белән
Әлеге вакытта районда уңышлы гына эшләүче крәстиян-фермер хуҗалыклары байтак. Яңа Бирде авылыннан Илвир Нурисламов – әнә шундыйларның берсе. Колхозның элекке механизаторы ике ел элек, авырлыклардан курыкмыйча, үзаллы хуҗалык итәргә карар итә. Аның уй-теләген тормыш иптәше Гөлназ Гамир кызы да хуплый, һәрдаим ярдәм күрсәтә. Бергәләп эш башлыйлар. Илвир 50 гектар җир алып, анда бодай, арпа, мал азыгы культуралары үстерә. Хәзер аның ашлык комбайны, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлары, йөк автомашинасы бар. Бер үк вакытта терлекчелек тармагында да үз көчен сы-нап карарга була. Узган елның көзендә токымлы мал сатып алып, сөт җитештерә башлыйлар. Хәзер аның хуҗалыгында 25 савым сыеры бар, 18 бозау үсә. Берәр савучы, мал караучы һәм тракторчы белән бергәләп Нурисламовлар гаиләсе шушы зур хуҗалыкны алып бара.
Бүген авылда мәшәкатьләр баштан ашкан. Фермер хуҗалыгында да эшләр кайнап тора: иген уңышын җыю, мал азыгын туплау дәвам итә. Басуларда урак тәмамлануга таба бара. Чистартылган ашлык келәтләргә салына, орлык өчен дигәне аерып куела. Киләсе уңыш турын-да да хәстәрлек күрелә. Бер үк вакытта мал торакларын кышка әзерләү дә тукталмый, зур гына ремонт эшләре башкарыла. Биредә көн саен 300-400 килограмм сөт җитештерелеп, кабул итү пунктларына озатыла. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклардан арткан сөтне җыюны да оештырды. Ярдәмчесе Артур Фаризанов үз автомашинасында  һәр көнне халыктан 3000 килограммга якын сөт җыя.
Илвир Нурисламов үз хуҗалыгы тормы-шына гына бикләнеп яшәми, авыл Советы биләмәсе, кооператив белән дә тыгыз бәйләнештә тора, авыл проблемаларын хәл итүдә дә актив катнаша. Үз тракторы белән авылдагы каты көнкүреш калдыклары полигонын тәртиптә тота. Авылда йорт-ихаталардагы чүпне полигонга ташуны да киләчәктә үз өстенә алмакчы. Аның бу изге уйтеләкләренең дә гамәлгә ашуын телибез.
Күптән түгел Илвирны Уфага чакырдылар. Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленко аңа да, кулын кысып һәм зур уңышлар теләп, грант тапшырды. Бу көнне республиканың төрле районнарында эшләүче җитмешләп фермеры “Эш башлаучы фермер” һәм “Гаилә крәстиян-фермер хуҗалыгы” программалары буенча акчалата ярдәм алды. Илвир Нурисламов та, тәвәкәлләп, “Эш башлаучы фермер” программасында катнашу өчен документлар әзерләп җибәргән иде. Аның шартлары буенча авыл хуҗалыгы машинасы, мал яисә башка кирәкле әйбер алу өчен аның бәясенең 40 проценты күләмендә үз акчаң булу мотлак. Калганын дәүләт бирә, акчаны кайтарып бирү шарты куелмый, әмма 5 ел үзаллы хуҗалык итәргә тиешсең. Фермер шундый зур ярдәмнән бик канәгать. “Мондый программа илнең башка төбәкләрендә әлегә юк, безнең республикада гына. Башкортстан Хөкүмәтенә һәм муниципаль район хакимиятенә шушылай матди һәм әхлакый ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт. Ә бирелгән акчага авыл хуҗалыгы техникасы сатып алачакмын”, – диде Илвир әңгәмә вакытында.
Сүз артыннан сүз чыгып, бүгенге дөнья хәлләре турында да сөйләшеп алдык. Көнбатыш илләренең Русиягә игълан ителгән санкцияләренә карата ул үзенең уй-фикерләрен ачык итеп әйтте. “Русиягә кайбер илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе кертелмәвенә һич борчыласы юк. Киресенчә, моның безгә файдасы зур булачак. Экологик яктан чиста азык-төлекне  хәзер үзебезнең илдә җитештерүне арттыру мөмкинлеге туды. Без үзебезне генә түгел, чит илләрне дә туендыра алабыз. Моның өчен авыл хуҗалыгына ныклы ярдәм итеп, төрле техниканы да, башка җиһазларны да үзебездә җитештерергә һәм шул рәвешле чит илләргә бәйлелектән котылырга кирәк. Эшкәртү сәнәгатен җитез темплар белән үстерүне дә заман таләбе, дип исәплим. Эшне шулай яхшы итеп оештырсак, җирдә хезмәт салырга теләгән кешеләргә комачауламасалар — уңышлар киләчәк. Без моны булдыра алабыз, без-нең җитәрлек табигый байлыкларыбыз да, уңдырышлы җирләребез дә, белемле, әзерлекле кадрларыбыз да бар”.
Аның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Бүген дөньяда хәл-вакыйгалар шулай тиз үзгәреп тора. Илвир кебек килә-чәккә өмет-ышаныч белән карап яшәсәк, эшләребез дә уң булыр әле.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 661 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск