Четверг, 02.05.2024, 13:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 04
Хәбәрчебез сорауларына Чакмагыш  территориаль сайлау комиссиясе рәисе  
Реканс Ямалиев җавап бирә
Реканс  Фәнил улы, билгеле булуынча, агымдагы елның 14 сентябрендә үтәчәк Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауны үткәрүгә  9 көн калды. Сайлауга әзерлекнең шушы хәлиткеч этабында Сез җитәкчелек иткән Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе алдында нинди бурычлар тора?
–Әлеге сайлауга әзерлек эшләре, һәрвакыттагыча, календарь планга ярашлы алып барыла. Сез билгеләп үткәнчә, Бердәм сайлау  көненә санаулы гына көннәр  калды. Хәбәр ителүенчә, 29 августтан башлап республиканың барлык төбәкләрендә сайлау участоклары эшли башлады. Безнең район биләмәсендәге 55 участокның һәркайсында сайлау комиссияләре оештырылды. Участок сайлау комиссияләрендә беренче утырышлар үткәрелде, комиссия әгъзаларының тәгаен эш юнәлешләре билгеләнде. Хәзер нигездә әзерлек эшләре сайлау участокларында бара.
Кичә участок сайлау комиссияләренә сайлаучылар исемлеген тапшырдык. Бер генә сайлаучы да исемлектән төшеп калырга тиеш түгел! – шундый бурыч куелды. Бүгеннән башлап сайлау хокукына ия булган һәр гражданин, үз сайлау участогына килеп, ул исемлектә барлыгын-юклыгын, шулай ук мәгълүматларның дөрес итеп язылу-язылмавын тикшерә ала. Әгәр берәр сәбәп белән сайлаучылар исемлегенә кертелмәгән булса, үзенең пас ... " Читать дальше "
Просмотров: 864 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.09.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск