Хәбәр ителгәнчә, район биләмәсендә 55 сайлау участогы төзелеп, аларда шул чаклы ул сайлау комиссияләре оештырылды. Бу комиссияләр 29 августтан эш башлады. Берничә көн элек 3253 санлы сайлау участогында булып, агымдагы елның 14 сентябрендә – Бердәм сайлаулар көнендә – Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларга әзерлек барышы белән кызыксындым.
Сайлау участогы Чакмагышның Трактор урамы башындагы район поликлиникасында, 23 санлы бинада урнашкан. Сайлау комиссиясе рәисе – район үзәк дәваханәсе табибы Фәрид Фәһим улы Исхаков. Эш башлаган көнне үткәрелгән беренче оештыру утырышында комиссия әгъзаларының тәгаен бурычлары билгеләнгән. Бүген һәркем үз алдына куелган бурычны үтәү белән мәшгуль. Бу сайлау участогында барлыгы 949 сайлаучы исәпләнә. Алар – кирпеч заводы микрорайонындагы урамнарда һәм Трактор урамының 1-115 санлы йортларында яшәүчеләр.
Комиссия сәркатибе Розалия Әхмәтҗанова эшләр барышы белән таныштыра. Сайлаучыларга үзләренең конституцион хокукыннан файдалану өчен бөтен шартлар да булдырылган биредә. Сайлау кабиналары,эш өстәлләре, урналар һәм күчмә урналар – һәммәсе әзер. Халыкка сайлауг
...
" Читать дальше "
Просмотров: 618 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 11.09.2014
|