Воскресенье, 05.05.2024, 11:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 21
Русия  Федерациясе Президенты Владимир Путин ел саен ил халкы белән аралаша. 17 апрельдә “Владимир Путин белән туры элемтәдә” программасы “Беренче”, “Русия1”, Россия 24” телеканаллары, “Маяк”, “Вести FM” һәм  “Радио России” радиостанцияләре аша эфирга чыкты. Дүрт сәгатькә якын барган туры элемтәдә ил башлыгы йөзгә якын  кешенең сорауларына җавап бирде. Сораулар Русиянең төрле төбәкләреннән телефон аша һәм интернет аша да, SMS-хәбәрләр  формасында да, видиомөрәҗәгать  рәвешендә дә җибәрелде. Бердәм хатларны эшкәртү үзәге хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, төрле каналлар аша ил башлыгына 9 миллионга якын кеше мөрәҗәгать иткән.
Сораулар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылды. Илнең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый мәсьәләләре дә, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлылары да анда чагылыш тапты.
Сорауларның күпчелеге, көтелгәнчә, Кырымдагы һәм күрше Украинадагы хәл-вакыйгаларга бәйле булды. Данлы Севастополь герой-шәһәренең Приморье бульварында җыелган халык Владимир Путинга бөтен кырымлылар исеменнән рәхмәт әйттеләр. “Кырым өчен зур рәхмәт! Без моны 23 ел көттек. Хәзер Русиягә яңадан әйләнеп кайттык. Без Русия гражданины булуыбыз белән чиксез горурланабыз!”, диделәр алар.
Туры элемтәне ал ... " Читать дальше "
Просмотров: 733 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

Бүгенилебезнең һәр гражданины  Русия Феде-рациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга үзен кызыксындырган со-раулар белән мөрәҗәгать итә ала. Ел саен үткәрелә торган “Владимир Путин белән туры элемтәдә” программасы “Беренче”, “Россия 1”, “Россия 24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FМ” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә эфирга чыгачак. Ил башлыгы җәмгыятебезнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Бердәм хатларны эшкәртү үзәге 10 апрельдән эшли башлаган иде. Ул программаның азагына кадәр дәвам итәчәк. 8-800-200-40-40 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Шәһәр һәм кесә телефоннарыннан шалтырату – түләүсез. Шулай ук сорауларны интернет аша www. moskva –putinu. ru (httt// www. moskva –putinu. ru) яисә www. москва-путину. рф адреслары буенча бирергә мөмкин. Быел беренче тапкыр Президентка кыска видеомөрәҗәгать яисә кесә телефоны өчен махсус кушымта ярдәмендә мөрәҗәгать итәргә була.
SMS-хәбәрләр формасында сораулар бары тик Русия бәйләнеш операторлары телефоннарыннан 0-40-40  саннарына кабул ителәчәк. Хәбәр җибәрү бушлай. Сорауны бары тик урыс телендә җибәрергә кирәк. Күләме  70 ... " Читать дальше "

Просмотров: 527 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы унөченче утырышы агымдагы елның 14 апрелендә үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, хокук тәртибе саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Утырышның көн тәртибенә депутатлар карамагына унике мәсьәлә чыгарылган иде: 
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр  һәм өстәмәләр кертү турында”гы карар проектын раслау турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы карар проектын күмәк тикшерүне тәгаенләп үткәрү турында.
3. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
4. 2014 елның 1 кварталында Башкортстан Республикасы  Чакмагыш районы  муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
5. 2014 елга Башкортстан Республикасы Чакм ... " Читать дальше "

Просмотров: 754 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

АЧЫК ДИАЛОГ
                  Гәзитебезне даими укып баручы әбүнәчеләребезнең хәтерендәдер, үткән елда гәзитебез битләрендә яңа “Ачык диалог” рубрикасы барлыкка килгән иде.  Хәбәрчеләребез вәкаләтле дәүләт органнары һәм район җирлегендә урнашкан оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашып әңгәмәләшкәннән соң, шушы рубрика астында Республика Президенты Мөрәҗәгатьнәмәсенең төп асылы булган “Хакимият халык өчен эшләргә тиеш” стратегиясенең ничек гамәлгә ашырылуы хакында материаллар дөнья күрде. Агымдагы елда да бу эшебез дәвам итә. Гыйнвар-февраль айларында райондашларны Тирә-як мохитне саклау елында башкарылганнар һәм район авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы, янгынга каршы көрәш буенча дәүләт хезмәте эшчәнлеге белән таныштырган идек. Чираттагы материалда  муниципаль район хакимиятенең архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге эшчәнлегенә берникадәр анализ ясавын үтенеп, гәзитебезнең үз хәбәрчесе әлеге бүлек җитәкчесе, районның баш архитекторы А. И.Хисамовка мөрәҗәгать итте. 
–Азат Илдар улы, гадәттә, ел тәмамлангач, районның социаль-икътисадый күрсәткечләрен барлаганда, гәзит укучыларга кулланылышка кертелгән торак мәйданы хакында да берникадәр мәгъ ... " Читать дальше "
Просмотров: 628 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

Районара тикшерү комиссиясендә
Русия Федерациясе Тикшерү комитеты иң катлаулы һәм җәмгыятебез өчен үтә хәвефле җинаятьләрне тикшереп ачу өчен тәгаенләп оештырылган орган ул. Аның Башкортстан Республикасы буенча Дүртөйле районара тикшерү бүлегендә узган 2013 ел дәвамында җинаятьчелекне авызлыклауга юнәлтелгән шактый эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә Русия Тикшерү комитеты компетенциясенә караган җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозулар структурасына уңай йогынтылы күрсәткечләргә ирешергә, Кушнаренко, Чакмагыш, Дүртөйле һәм Илеш районнарында эш иткән башка хокук тәртибе саклау органнары белән нәтиҗәле тыгыз хезмәттәшлекне арттыра төшәргә мөмкин булды.  
Эшчәнлегебездә, элеккечә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, шул исәптән элеккерәк елларда кылынганнарын да ачу, коррупция таралуга юл куймау, балигъ булмаган үсмерләр һәм халыкның башка социаль якланмаган катламнары вәкилләре мәнфәгатьләрен яклау, экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы, миграция законнары үтәлешенә кагылышлы җинаятьләр белән көрәш өстенлекле юнәлешләр булып кала.
Элегрәк кылынган җинаятьләрне тикшереп ачу өчен барлык хокук тәртибе саклау органнарының берлектәге тырышлыгы, хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгы, криминалистикада иң заманча казанышлардан файдалана белү таләп ителә. Оператив-эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнү ... " Читать дальше "
Просмотров: 618 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

Профилактика көннәре
Районда имин  тормышыбызга  куркыныч янаучы  тискәре  күренешләрне  булдырмауга юнәлтелгән чара – профилактика  көннәре барлык авыл Советы  авыл биләмәләрендә дә үткәрелде. Соңгысы 3 апрельдә Чакмагыш авыл  биләмәсенә  караган “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уздырылды. Бу көнне Чакмагыш  сөтчелек фермасында  кичке савым алдыннан хезмәт коллективы алдында район профилактика комиссиясе әгъзалары чыгыш ясады.
Тәүдә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Мөхтәруллин үзенең чыгышын саннардан башлады. Район үзәге булган Чакмагышта һәм Нариман, Игенче, Рәсмәкәй авылларында  агымдагы елның 1 апреленә алынган мәг ълүматлар буенча 13168 кеше яши, 4423 шәхси хуҗалык-фатир бар. 167 күп балалы гаилә, 543 мәктәп яшендәге бала  исәпләнә. Узган елда биләмәдә 197 бала туган, 152 кеше вафат булган, 112 никах теркәлгән. 17 имин  булмаган “авыр” гаилә исәптә тора. Авылларда эчкечелек белән даими  шөгыльләнүчеләр  хәтсез,  берничә  наркоман да бар. Алар белән төрле социаль хезмәтләр белән берлектә даими профилактика-кисәтү эшләре алып барыла.
Раил Рифгать улы биләмәдә язгы  ташкынга әзерлек мәсьәләсенә дә  кагылып үтте. Кирпеч зав ... " Читать дальше "
Просмотров: 611 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятендә

               12, 26 апрельдә районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Район биләмәләрен язгы санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы районда агымдагы елның 12 апреленнән 17 маена кадәр махсус айлык үткәрү турындагы карарга кул куйды. Бу карарга ярашлы, 12 һәм 26 апрель көннәрендә районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Чараны әзерләп үткәрү буенча 12 әгъзадан торган оештыру комиссиясе расланды, аның рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов.
Райондагы барлык предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә үз биләмәләрен санитар кагыйдәләргә ярашлы тотуны тәэмин итәргә, анда төзекләндерү буенча комплекслы эшләр башкарырга, янгынга каршы режим таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерергә кушылды. Язгы-җәйге чорда район үзәге урамнарыннан чүп-чарны җыеп полигонга чыгару өчен оешмаларның транспорты беркетелгән исемлек расланды.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыкларына түбәндәге чараларны үтәргә тәкъдим ителә: ... " Читать дальше "
Просмотров: 475 | Добавил: bikmiew | Дата: 21.04.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск