Воскресенье, 05.05.2024, 03:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 21 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының унөченче утырышы
11:53
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының унөченче утырышы

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы унөченче утырышы агымдагы елның 14 апрелендә үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, хокук тәртибе саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Утырышның көн тәртибенә депутатлар карамагына унике мәсьәлә чыгарылган иде: 
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр  һәм өстәмәләр кертү турында”гы карар проектын раслау турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы карар проектын күмәк тикшерүне тәгаенләп үткәрү турында.
3. 2013 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
4. 2014 елның 1 кварталында Башкортстан Республикасы  Чакмагыш районы  муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
5. 2014 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджетына төгәллек кертү турында.
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы һәм хакимияте аппаратларында вазифа биләүче хезмәткәрләрнең вазифа бурычларын үтәү барышында алган бүләкләре турында  хисап тотып, андый алынган бүләкләренең хакын билгеләп, аларны сатып, кергән акчасын тиешле исәпкә күчерү тәртибе турында.
7. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимияте структурасы стандартына үзгәрешләр кертү турында.
8. Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы муниципаль район хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында.
9.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы структурасы стандартына үзгәрешләр кертү турында.
10. Башкортстан Республикасы Чакмагыш  районы муниципаль район  Советы  структурасына үзгәрешләр кертү турында.
11. Башкортстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкилнең Чакмагыш районы буенча җәмәгать башлангычындагы  ярдәмчесен тәгаенләү буенча кандидатура күрсәтү турында.
12. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы территориясендә Төзелешкә бәйле булмаган максатларда җир участоклары бүлеп бирү тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында.
Көн тәртибенә чыгарылган беренче   ике мәсьәлә буенча муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов сүз алды. Депутатлар игътибарына муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мөһимлеген аңлатып, ниндиләре кертеләчәге белән таныштыргач һәм бу хакта район халкы арасында хәбәрдарлык мөмкинлеге тудырып, җәмәгатьчелек активы белән күмәкләп тикшергәннән соң чираттагы утырышта яңартылган Уставны расларга кирәк булуы турында депутатлардан бердәм хуплау алуга иреште.
Чираттагы өч мәсьәләнең асылын депутатлар игътибарына муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов җиткерде. 2013 елда бюджетның арттырып үтәлүе, быел беренче кварталда да көтелгән нәтиҗәгә ирешелү, әмма шул ук вакытта бюджетка кайбер төгәллекләр кертү мөһимлеге килеп тууны да депутатлар бердәм хуплады.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков чираттагы алты мәсьәләнең төп асылын аңлатып, үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мөһимлеген дәлилләде һәм шулай ук Кеше хокукларын яклау буенча вәкилнең җәмәгать башлангычындагы ярдәмчесе вазифасына кандидат белән дә таныштырды. Депутатлар аларны да бердәм хуплады һәм вәкил ярдәмчесе вазифасында моңа кадәр үзен яхшы күрсәткән Редик Радамил улы Шәмсетдиновны калдырырга тәкъдим итте.
Иң соңгы мәсьәлә буенча Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Чакмагыш районы  буенча милеккә идарә итү комитеты җитәкчесе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова сүз алды. Депутатларны күрсәтелгән карар проекты белән таныштырып, аны раслатуга иреште. 
Көн тәртибенә чыгарылган барлык мәсьәләләр дә каралып беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыкты.

 

Просмотров: 754 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск