Воскресенье, 05.05.2024, 05:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 21 » Мөмкин булганның барысы да эшләнә
11:49
Мөмкин булганның барысы да эшләнә
АЧЫК ДИАЛОГ
                  Гәзитебезне даими укып баручы әбүнәчеләребезнең хәтерендәдер, үткән елда гәзитебез битләрендә яңа “Ачык диалог” рубрикасы барлыкка килгән иде.  Хәбәрчеләребез вәкаләтле дәүләт органнары һәм район җирлегендә урнашкан оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашып әңгәмәләшкәннән соң, шушы рубрика астында Республика Президенты Мөрәҗәгатьнәмәсенең төп асылы булган “Хакимият халык өчен эшләргә тиеш” стратегиясенең ничек гамәлгә ашырылуы хакында материаллар дөнья күрде. Агымдагы елда да бу эшебез дәвам итә. Гыйнвар-февраль айларында райондашларны Тирә-як мохитне саклау елында башкарылганнар һәм район авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы, янгынга каршы көрәш буенча дәүләт хезмәте эшчәнлеге белән таныштырган идек. Чираттагы материалда  муниципаль район хакимиятенең архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге эшчәнлегенә берникадәр анализ ясавын үтенеп, гәзитебезнең үз хәбәрчесе әлеге бүлек җитәкчесе, районның баш архитекторы А. И.Хисамовка мөрәҗәгать итте. 
–Азат Илдар улы, гадәттә, ел тәмамлангач, районның социаль-икътисадый күрсәткечләрен барлаганда, гәзит укучыларга кулланылышка кертелгән торак мәйданы хакында да берникадәр мәгълүмат җиткерә идек. 2013 елда бу җәһәттән эш нинди күләмдә башкарылды?
–Һәр елдагыча, 2013 елда да район җирлегендә шәхси торак төзелеше кызу темплар белән алып барылды. Район үзәгендә дә, авылларда да яңа, заманча төзелеш технологияләре һәм материаллары кулланып төзелгән йорт-куралар артты. Үткән елда шәхси торак төзүчеләр исәбенә 18105 квадрат метр торак мәйданы кулланылуга тапшырылды. Бу исә дистәләрчә гаилә яшәү шартларын яхшыртты, дигән сүз. 
Шулай ук узган елда гомум мәйданы 664,8 квадрат метр тәшкил иткән 15 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Чираттагы торак йорт та төзелә башлады. 2013 ел ахырында район үзәгенең көнчыгыш өлешен бизәп торган өр-яңа бина – ерактан ук чагу төсләр белән нурланып игътибарны җәлеп иткән, чыннан да әкият шәһәрчеген хәтерләткән “Әкият” балалар бакчасы сафка кертелде. 110 урынга исәпләнгән бу бакча нәниләрне мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урын белән тәэмин итү проблемасын хәл итүдә зур роль уйнады. 
Моннан тыш, нәкъ шушы елда чакмагышлылар көтеп алган  яңа объект – өсте ябулы боз мәйданчыгына нигез салынды. Бу күләмле төзелеш тә уңышлы башкарылыр, дип әйтергә тулы нигез бар. 
–Төзү белән генә түгел, кулла-нылышта булган объектларны да тәртиптә тоту да мөһим бит әле. Аларны ремонтлау-төзекләндерү буенча ниләр эшләнә?
–Төзелеш эшләре белән беррәттән районда зур күләмдә ремонт-төзек-ләндерү эшләре дә башкарыла. 2013 елда, мәсәлән, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан район үзәгендәге күп катлы торак йортларда инженерлык коммуникацияләре, бизәлешләре, төзеклек дәрәҗәләре яңартылды. Тынычлык урамындагы 18, 20 санлы, Кыр урамының 9 һәм 10 санлы йортларындагы подъездларда капиталь ремонт үткәрелде. Тынычлык урамындагы 4, 6, 8, 10, 19нчы, Трактор урамының 23а, Азатлык урамындагы 1, Гагарин урамындагы 1/1 йортларында эчке суүткәргеч һәм канализация челтәрләре яңар-
тылды. Әлбәттә, йортларның тышкы күренешенә дә зур игътибар бирелә. Район үзәгендәге Тынычлык урамында урнашкан 14а, 19/1, Гагарин урамындагы 2, Иске Калмаш авылының Нефтяниклар урамындагы 1 һәм 2 санлы йортларның түбәсендә зур күләмле капиталь ремонт эшләре башкарылды. Тынычлык урамындагы 6 һәм 20 санлы йортларның фасадлары ремонтланды. 
–Алда китерелгән мәгълүматлар район үзәгенә кагылышлы булды. Ә гомумән алганда, авыл биләмәләрендә бу җәһәттән нинди үзгәрешләр бар?  
–Район үзәгеннән тыш, авыл биләмәләрендә дә төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Кашкар, Тайняш, Рапат, Яңа Каръяуды, Николаевка авыл-ларында әһәмиятле эш башкарылды – каты көнкүреш калдыклары полигоннары коймалап, әйләндерелеп алынды – чүп-чар һәм,иң мөһиме, моның белән төрле авыру-инфекцияләр таралуга ныклы киртә куелды, дигән сүз бу. 
–Халыкның тормыш-яшәеш уңай-лыгын һәм иминлеген тәэмин иткән янә бер мөһим фактор – ул юллар төзеклеге…
–Район хакимияте тарафыннан бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бүленә. Беркем дә инкарь итмәс, соңгы елларда районда юллар сизелерлек яхшырды. 2013 елда гына да, мәсәлән, Чакмагыштагы Яшьләр, Кооператив, Кольцевой, Яр буе (Береговая) урамнарындагы юлларга капиталь ремонт үткәрелде.
–Хәтердә, былтыр һәм алдагы елларда редакциягә еш кына авыл урамнарында кичен караңгы булуга, баганалардагы электр лампочкаларының янмавына зар-ланып киләләр, коллектив хатлар китерәләр иде. Үткән елда хәл уңай якка үзгәрде кебек…
–Ил һәм республика хөкүмәте җитәкчелегенең күрсәтмәләрен тор-мышка ашыру җәһәтеннән дә байтак төзекләндерү эшләре башкарыла. Тәүлекнең караңгы мизгелендә торак пунктларны тиешле дәрәҗәдә яктыртуны тәэмин итү өчен һәр ел даими, планга ярашлы эшчәнлек алып барыла. Үткән ел да искәрмә булмады. Былтыр Үрнәк һәм Аблай авыллары урамнарында ут-яктылык линияләре реконструкция үткәрелеп яңартылды. Ташкалмаштагы яктылык челтәренә дә агымдагы ремонт үткәрелде. Чакмагышта Азатлык, Парк, В.Исхаков урамнарындагы тышкы яктылык челтәрләре дә капиталь ремонтланды. 
–Ике-өч катлы йортлар урнашкан кварталларда яшәүче райондашларны җылылык бирү, аңа кагылышлы инженерлык коммуникацияләрен хезмәтләндерү мәсь-әләләре дә кызыксындыра…
–Күп катлы йортларны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсен телгә алганда, 2013 елда да байтак  эш башкарылды – Тынычлык-Төзелеш урамнары һәм Гагарин урамындагы 9 санлы йортка баручы җылылык челтәрләрендә капиталь ремонт эшләре үткәрелде. Шулай ук Чакмагыштагы Гагарин урамының 1/1 санлы йортында җылылык челтәре капиталь ремонтланылды. 
–Район халкын эчәр су белән тәэмин итү – көн үзәгендә торган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Элек-электән, аеруча җәйге айларда, кискенләшеп киткән бу проблеманы хәл итү өчен нинди эшләр башкарыла?
–Чакмагышның яңа урамнарының берсе булган Икмәк заводы (Хлебозаводская) урамында су алу скважинасы казылды. Шулай ук Энтузиастлар урамының 13-17 йортлары яныннан һәм Г.Рамазанов урамыннан үткән яңа суүткәргечне файдалануга тапшыру шушы мәсьәләне хәл итүгә сизелерлек өлеш кертте. Моңарчы төзелгән шундый инженерлык коммуникацияләре даими тикшерелеп-каралып тора, халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауга булышлык итә.  Трактор урамындагы 19нчы йорттан алып 27 йортка кадәр арада урнашкан суүткәргечкә ремонт эшләнде (закольцовка үткәрелде).
–Белүебезчә, алда телгә алынган эшләрне башкаруга киткән чы-гымнарның күп өлеше район бюд-жетыннан тотыныла. Бу җәһәттән район җитәкчелеге  тарафыннан кабул ителгән күп санлы карарлар, программалар да гамәлгә ашырыла. Болардан тыш республикада да махсус программалар эшләп килә. Безнең район шушы республика программаларында катнашамы?
–Әлбәттә. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика адреслы программасы Төзүчеләр урамындагы 3, 5 санлы, Гагарин урамындагы 5, 7, Тынычлык ура-мындагы 17/1 санлы йортларның түбәләре яңартылып ябылды, фасад, подъезд, эчке һәм тышкы инженерлык коммуникацияләре яңартылды. 
“2013 елга кадәр авылларның социаль үсеше” республика программасы ярдәме белән Көсәкәй авылында суүткәргеч линиясе төзелде. Шушы ук программа буенча 10 гаилә торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр алды. Шунысы куанычлы, аларның сигезе – яшь гаиләләр. Калган икесе программаның авыл җирендә яшәүче гражданнар категориясе буенча дәүләт ярдәменнән файдалана алды. 
–Райондашларның тормыш-көнкүрешен артабан яхшырту өчен быел да мөмкин булганның барысы да эшләнер,  башкарылганнар хакында бәян иткән мәкаләләр гәзитебездә даими дөнья күрер, дигән ышаныч белән сөйләшүебезне тәмамлыйбыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Рәзилә Арсланова 
язып алды. 

 

Просмотров: 628 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск