Воскресенье, 05.05.2024, 07:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 04
Муниципаль район хакимиятендә

“Янгын хәвефсезлеге турында”гы Федераль законга, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 12 апрелендәге 290 санлы “Дәүләт янгын күзәтчелеге турында”гы Карарына, “Янгын хәвефсезлеге турында” Башкортстан Республикасы законына, 2003 елның 6 октябрендә 131-Ф3 саны белән кабул ителгән “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль законның 15нче маддәсенең 7 пунктына нигезләнеп һәм авыл биләмәләре, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмаларның янгыннарны искәртү, аларда кешеләр җәрәхәтләнүгә яки корбан булуга китермәүгә юнәлтелгән эшчәнлекләрен көчәйтү максатында, шулай ук районыбызда янгыннарга бәйле катлаулы хәл килеп туу, янгын хәвефе көчәйгән чор җитүгә бәйле муниципаль район хакимиятендә агымдагы елның 1 апреленнән 20 маена кадәр Чакмагыш районы биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән айлык үткәрү турында карар чыгарылды. Быел 28 мартта кул куелган әлеге 283 санлы карар белән район территориясендәге предприятие, оешма, учреждениеләр һәм хуҗалыкларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча башкарыласы чаралар, аларны үтәүнең тәгаен вакытлары һәм җаваплы кешеләр анык билгеләнелгән чаралар планы расланылды. 16 бүлектән торган әлеге планда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр килеп туу очракларында исә уттан матди байлыкларны, кешеләрне саклап алып ... " Читать дальше "

Просмотров: 753 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2014 | Комментарии (0)

Чәчүгә әзерсеңме, игенче?
 Апрель аена да кердек. Авыл эшчәннәре өчен бу — иң җаваплы һәм мәшәкатьле вакыт. Язгы кыр эшләренә әзерлек белән бергә басуларда чәчү мәшәкатьләренең башлануы да нәкъ менә шушы чорга туры килә. Быел кышын кар былтыргыдан күбрәк яуды, шуңа күрә, җирдә дым элекке елдагыдан шактый артык. Кар да әкренләп эреп, туфракка сеңә бара.

Яз ишек какканда федераль һәм республика бюджетыннан республика аграрийларына кыр эшләрен башкаруга 1,6 млрд сум биреләчәге турындагы хәбәр дә шатландырды крәстиянне. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, шушы акчаның яртысыннан күбрәге – 840 млн сумы – гектарга карап бүленә торган субсидия рәвешендә биреләчәк. 240 млн сум — техникага, 300 млн — сөткә, 80 млн – уҗым культураларын тукландыруга, 110 млн орлык сатып алуга юнәлтелә. Болардан тыш, быел өстәмә рәвештә бәрәңге һәм солы игүгә дә субсидия биреләчәк. Шулай ук каты бодай өчен ставка артачак. 2013 елда аның бер тоннасына 2561 сум булса, быел 6390 сумга җитәчәк.
Язгы кыр эшләренең уңышлы, оешкан төстә үтүе беренче чиратта техника торышына турыдан-туры бәйле булуын һәр игенче яхшы аңлый. Бу көннәрдә ремонт мастерскойларында, машина-трактор ихаталарында кызу эш өсте. Ремонт звенолары, механизаторлар, инж ... " Читать дальше "

Просмотров: 693 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2014 | Комментарии (0)

Арабызда – яхшы кешеләр Роберт Ибраһимов тумышы белән Таскаклы авылыннан, соңгы 24 елда Югары Аташта яши. Авылында абруйлы кешеләрнең берсе. Күп еллар эретеп ябыштыручы булып эшләде, әле дә бу һөнәрен ташлаганы юк, язгы-җәйге басу эшләре вакытында хуҗалыкта ярдәм итә. Һәрчак тормыш үзәгендә кайнап яши, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, инициатива күрсәтә, башлап йөри. Шушы сыйфатлары өчен хезмәт ветеранын (аңа 68 яшь) халык авыл старостасы итеп сайлады.

Спортка да битараф түгел, аны үстерү өчен һәрвакыт кулдан килгәнчә ярдәм итеп тора. Авылда хоккей тартмасын төзү уе белән янып йөргән Роберт Давыт улы 2010 елда бу юнәлештә эш башлый: өйдән-өйгә кереп, оешмаларга барып төзелеш материаллары, тимер баганалар җыюны оештыра. Рамил Ташбулатовның ярдәме белән Яңа Котыда такта ярдыра. Хәмит Галиаскәров, Илдар Мөхәммәтҗанов, Фирдәвис Бадамшин белән бергәләп аны эшкәртәләр, җепсәләр әзерлиләр һәм, озак та үтми, ярдәмчеләре, авылдашлары белән хоккей тартмасы төзеп тә куялар. Район Советы депутаты Марат Мидхәт улы Исаевның ярдәме дә зур була: хоккей тартмасы өстенә электр яктырткычлары урнаштырыла. Хәзер кичләрен дә хоккей уйнарга мөмкинлек туа. Әнә шулай Югары Аташта хоккей тартмасы барлыкка килә, анда яшьләр, балалар тимераякта шуарга өйрәнәләр, хоккей ярышлары үткәрәләр.
Яшьтән үк тимераякта, чаңгыда шуарга ярата ул. Узган ел азагында  чаңгы буенча район “Игенче” гәзитенә үткәрел ... " Читать дальше "

Просмотров: 533 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2014 | Комментарии (0)

«Нормаль гаиләдә өч бала булырга тиеш», — дигән сүз йөри халыкта. Ләкин мондый гаиләләрнең 70 процентында бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан да кимрәк. Ә бит хатынын һәм өч баласын тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен ир-атның хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким дигәндә 5 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Ә эшләүче ир-атның кереме бүген хатыны һәм бер баласына гына җитеп бара. Бала карау өчен түләнә торган пособиеләр бар анысы. Ләкин, бердән, алар балага 1,5 яшь тулганга кадәр генә түләнә, икенчедән, хезмәт хакының нибары 40 процентын гына тәшкил итә. Шулай да хәзер 2, 3, хәтта 4 балалы гаиләләрне еш очрарга мөмкин. Тик менә һәр балага лаеклы белем бирергә, төрле яктан үстерергә тырышмыйлар шул. Балалар күп, аларга вакыт җитми, үсмерләр үз-үзләренә бикләнгән... Шуннан барлыкка килә балигъ булмаган балаларның хокук бозу очраклары, бер-береңә карата нәфрәт, үз-үзеңә кул салу... Иске киемнәргә киенгән, балаларына тәмле һәм файдалы ризык ашатырлык акчасы булмаган, икешәр эштә эшләп, үз-үзләрен карарга вакытлары да калмаган мескен ата-ана, шулкадәр зур йөккә чыдый алмый, балаларын ти-ешле дәрәҗәдә тәрбияләми, эчкечелеккә сабыша... Бүгенге көндә “шайтан суы” белән ир-атларга караганда бигрәк тә хатын-кызлар мавыга. Бу исә бөтенләй башка сыймаслык, җирәнгеч күренешләрнең берсе. 21 мартта муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында барган семинарда сүз җәмгыятебезне  чорнап алган әнә шул ти ... " Читать дальше "
Просмотров: 704 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.04.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск