Воскресенье, 05.05.2024, 06:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 21 » Яшәгән җиребезнең чисталыгы өчен
11:23
Яшәгән җиребезнең чисталыгы өчен

Муниципаль район хакимиятендә

               12, 26 апрельдә районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Район биләмәләрен язгы санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы районда агымдагы елның 12 апреленнән 17 маена кадәр махсус айлык үткәрү турындагы карарга кул куйды. Бу карарга ярашлы, 12 һәм 26 апрель көннәрендә районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Чараны әзерләп үткәрү буенча 12 әгъзадан торган оештыру комиссиясе расланды, аның рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов.
Райондагы барлык предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә үз биләмәләрен санитар кагыйдәләргә ярашлы тотуны тәэмин итәргә, анда төзекләндерү буенча комплекслы эшләр башкарырга, янгынга каршы режим таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерергә кушылды. Язгы-җәйге чорда район үзәге урамнарыннан чүп-чарны җыеп полигонга чыгару өчен оешмаларның транспорты беркетелгән исемлек расланды.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыкларына түбәндәге чараларны үтәргә тәкъдим ителә:
– авыллар биләмәсендә санитар чистарту оештырырга;
– айлык чорында авыл биләмәсен тазарту өчен кирәкле техника бүләргә;
– авылларны чистарту барышына, санитар һәм янгынга каршы торышына даими контроль булдырырга;
– авылларда агачлар һәм яшел үсентеләр утыртуны оештырырга;
– юлларны, тротуарларны, керү юлла-рын, капкаларны, металл коймаларны, бина фасадларын реконструкцияләү, ремонтлауны оештырырга;
– санитар җомга өмәсе көннәрен үткәрергә;
– ерымнар, елга, буа буйларын чистартырга;
– тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне ремонтларга;
– спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлауны оештырырга.
Оешма-предприятие һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, милекчелекнең кайсы формасына карауларына  карамастан территория янындагы участокларда тәртип булдырырга, биналарның архи-тектура үзенчәлекләре сакланышын тәэмин итәргә, яктыртуны оештырырга, фасадларны, капка-коймаларны һәм башка төзекләндерү элементларын буяп чыгарга. Барлык авылларда, терлекчелек фермаларында янгын сүндерү максатында ясалма су алу корылмалары булдырырга.
Чакмагыш юл-төзелеш идарәлегенә (Р.Х.Мусин) барлык юл билгеләрен, күпер читләрен билгеләүче коймаларны чистартырга һәм буярга, юлларга, кү-перләргә ремонт үткәрергә кушылды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыятенә айлык чорында каты көнкүреш калдыклары полигонының өзлексез эшләвен оештырырга, чүп-чарны, ботак һәм яфракларны кабул итәргә, кварталларга, тротуар, үтү урыннарына агымдагы ремонт эшләрен башкарырга, йорт яны биләмәләрен санитар чистартуны һәм чүпне полигонга чыгаруны тәэмин итәргә.
Мәгариф бүлегенә, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте комитетына, уку йортлары җитәкчеләренә айлык һәм гомум район өмәләрендә мәктәп укучыларының, талипларның һәм яшьләрнең актив катнашуына ирешергә.
Авыл биләмәләре башлыкларына авылларның  санитар торышына системалы контрольне гамәлгә ашырырга кушылды.
Карарда урам юлларын саклау, тиешле юл билгеләре урнаштыру, торак йортлар янындагы мәйданнардан рөхсәт ителмәгән сарайларны, гаражларны һәм кош-корт асрау өчен булдырылган корылмаларны алу, торак секторда һәр йорт-ихатаны карап чыгып, янгын хәвефсезлеге торышын тикшерү, шушы мәсьәлә буенча халык яшәгән урыннарда гражданнарның җыенын үткәрү, авылларны яшелләндерү максатында үсентеләр белән тәэмин итү, янгын чыгу куркынычы булган чорда урманда агач хәзерләүне һәм калдыкларны яндыру буенча тиешле оешмаларга тәгаен чаралар күрү бурычы куела.
Чакмагыш авылын төзекләндерү мак-сатында рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерүне һәм урыннарын төзекләндерүне район үзәге предприятиеләренә бер-кетергә.
“Административ хокук бозулар турында” Русия Федерациясе кодексы һәм башка законнар таләпләреннән чыгып эш итәргә, кирәк булган очракта гаеплеләрне закон нигезендә җавапка тарттырырга, диелә әлеге карарда.
Авылларда иң яхшы урам, өлгеле йорт, югары мәдәниятле өй һәм ихата өчен ярыш оештырырга кушылды.
Карар үтәлешен контрольдә тоту муни-ципаль район хакимияте башлыгының урын-басары Р.Ә.Фәхретдиновка йөкләтелгән.

 

Просмотров: 475 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск