Воскресенье, 05.05.2024, 09:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 21 » Владимир Путин сорауларга җавап бирде
12:03
Владимир Путин сорауларга җавап бирде
Русия  Федерациясе Президенты Владимир Путин ел саен ил халкы белән аралаша. 17 апрельдә “Владимир Путин белән туры элемтәдә” программасы “Беренче”, “Русия1”, Россия 24” телеканаллары, “Маяк”, “Вести FM” һәм  “Радио России” радиостанцияләре аша эфирга чыкты. Дүрт сәгатькә якын барган туры элемтәдә ил башлыгы йөзгә якын  кешенең сорауларына җавап бирде. Сораулар Русиянең төрле төбәкләреннән телефон аша һәм интернет аша да, SMS-хәбәрләр  формасында да, видиомөрәҗәгать  рәвешендә дә җибәрелде. Бердәм хатларны эшкәртү үзәге хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, төрле каналлар аша ил башлыгына 9 миллионга якын кеше мөрәҗәгать иткән.
Сораулар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылды. Илнең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый мәсьәләләре дә, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлылары да анда чагылыш тапты.
Сорауларның күпчелеге, көтелгәнчә, Кырымдагы һәм күрше Украинадагы хәл-вакыйгаларга бәйле булды. Данлы Севастополь герой-шәһәренең Приморье бульварында җыелган халык Владимир Путинга бөтен кырымлылар исеменнән рәхмәт әйттеләр. “Кырым өчен зур рәхмәт! Без моны 23 ел көттек. Хәзер Русиягә яңадан әйләнеп кайттык. Без Русия гражданины булуыбыз белән чиксез горурланабыз!”, диделәр алар.
Туры элемтәне алып баручы Кырымны Русиягә кушу процессы тиз арада башкарылуы һәм моның алдан әзерләнүе-әзерләнмәве белән кызыксынды. Бу сорауга Владимир Владимирович, без бернинди алдан әзерлек алып бармадык, урындагы хәлләргә карап эш иттек, дип җаваплады. Килеп туган шартларда халыкның иминлеген тәэмин итмичә үз-билгеләнешен сайлау өчен шартлар булдырмыйча референдум үткәреп булмас иде. Референдумның азаккы нәтиҗәләре игълан ителгәнче көттек. Референдумда халыкның күпчелеге – 83 проценты катнашты, 96 проценттан артыграгы Русиягә кушылу өчен тавыш бирде. Бу Кырым халкының ирекле сайлавы, теләге, үзаллылыкка ирекле омтылышы булды.
“Кырым татарларының мәнфәгатьләре ничек якланачак?” дигән сорауга да Президент анык, аңлаешлы җавап бирде. Кырым ярымутравының төп халкы булган бу милләт халкы язмышы аянычлы. Алар илгә Сталин җитәкчелек иткән вакытта туган җирләреннән Себер, башка тарафларга сөрелеп зур зыян күрәләр. Русия Хөкүмәте кырым татарларын, шулай ук ул чорда депортациягә дучар ителгән башка милләт халыкларын реабилитацияләү һәм аларның законлы хокукларын тергезү буенча әлеге вакытта тәгаен эш алып бара, дип җаваплады.
Русия составына кергән Кырым Республикасында һәм федераль әһәмияттәге статуска ия булган Севас-тополь шәһәрендә бүген тормыш җайга салына. Анда гомер итүче халык Русия Федерациясе законнары буенча яши башлады. Кырымда яшәүчеләрнең сорауларына Путин тәгаен, аңлаешлы итеп җавап бирде. Пенсияләр, бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары дүрт этапта артып, 1 июльгә илнең башка төбәкләре белән тигез-ләнәчәк. Шулай ук Кара диңгез флотында хезмәт итүче хәрбиләрнең дә хезмәт хакы нык артачак. Социаль льготалар һәм башка түләүләр сакланачак. Киләчәктә ярымутрауда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, курорт, ял итү өлкәсе ныклы үсеш алачак. Материкка илтүче күпер яисә тоннель төзү мәсьәләсе дә хәл ителә. Экология проблемасына игътибар арта. Әлегә  биредә хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрнең берсе – банк системасындагы өзеклекләр. Ул да якын арада уңай хәл ителәчәк, ә моның өчен вакыт кирәк.
Украинаның көньяк-көнчыгыш өлкәләрендә яшәүчеләрнең үз киләчәк тормышы өчен борчылып урамнарга чыгуын, шәһәр мәйданнарында күп меңләгән халык катнашлыгында митинг-лар үткәрелүен телетапшырулар аша көн саен күреп торабыз. Бу төбәк халкы – үз җиренең чын хуҗалары. Алар Украинада федератив мөнәсәбәтләрне булдыру буенча референдум үткәрелүен, рус телен   төп дәүләт теле итеп тануны таләп итәләр. Әмма Киевта аларның законлы таләпләрен ишетмиләр. Хәтта бу төбәккә хәрби корал белән коралланган подразделениеләр җибәреп, халыкны болгатып, илне гражданнар сугышына этәрәләр. Владимир Путин лигитим булмаган, ягъни законсыз, Конституциягә каршы килеп илдә переворот ясап власть башына килгән Украина җитәкчелегенең үз халкының законлы таләпләренә колак салмавын, мәнфәгатьләрен сан-га сукмавын каты тәнкыйтьләде. Бу төбәк  халкының бердәм күтәрелеп, үз мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясавында Русиянең бернинди кысылышы юк, кешеләр үз хокукларын коралсыз үзе яклап урамга чыга.
Файдаланган табигый газ өчен, ике яклы килешүне бозып, Русиягә түләүне туктаткан Украина даирәләренең кылган гамәлләре, бурычларның көннән-көн арта баруына да борчылу белдерде Президент. Янә бер ай көтәбез, әгәр дә Украина бездән алган газ өчен түләмәсә, аны акчаны алдан түләгән очракта һәм күпме түләвенә карап кына бирәчәкбез, диде. Евросоюз, Америка Кушма Штатлары белән мөнәсәбәтләргә, НАТО альянсы эшчәнлегенә, Европа илләре, АКШ тарафыннан Русиягә санкцияләр кул-лануга, илебезнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы булган сораулар да җавапсыз калмады.
Ил эчендәге хәлләр дә көнүзәктә торды. Аерым алганда, укытучыларның, медицина хезмәткәрләренең эш ха-кын күтәрү, юллар төзү, авыллардагы демографик хәл, яшьләрдә ватан-пәрвәрлек хисе тәрбияләү буенча сораулар яңгырады.
Узган елда Амур елгасы буенда су басудан каза күрүчеләр Владимир Путинга зур рәхмәт әйттеләр. Ул үзе дә ватандашларының батырлыгына соклану белдерде. Бүген анда тормыш әкренләп җайлана, дәүләт ярдәме белән яңа урыннарда торак йортлар төзелә, җир участоклары бирелә, юкка чыгарылган мебель, көнкүреш техникасы һ.б. бушлай бирелә. Владимир Владимирович зур каза күрүчеләргә акча җыюда ярдәм иткән, “Барыбыз бергәләп” акциясен оештырган “Беренче”канал коллективына да рәхмәт сүзләрен, үз халкының иминлеген законлы властьны саклауда кыюлык күрсәткән, үз бурычын намус белән үтәгән һәм әлеге вакытта Кырымда “Беркут” отряды әгъзаларына да әйтте.
Омск шәһәрендә яшәүче бер инвалид ир-ат ил башлыгыннан торак шартларын яхшыртуда ярдәм сорады һәм уңай җавап алды.
Владимир Путин Олимпия һәм Паралимпия уеннары үткән Сочи шәһәренең киләчәк үсеше, физик  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, инвалидлар өчен уңайлы шартлар булдыру буенча һәм шәхси характерда булган берничә сорауга да җавап бирде. Узган елда Русия гражданлыгы алып безнең илдә яши башлаган америкалы Эдвард Сноуденның соравы да зур кызыксыну уятты. Аның соравына җавап итеп, Президент безнең илдә АКШтагы кебек үз гражданнарының һәм чит ил башлыкларының телефон аша сөйләшүләрен яшерен рәвештә, законсыз тыңлау булмаячак, диде.
Владимир Путин туры эфирда яң-гыраган башка күп сораулар буенча да уй-фикерләрен әйтте.
Рәшит Вахитов.

 

Просмотров: 733 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск