Воскресенье, 05.05.2024, 01:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 21 » Бергәләшеп – законлылык тантанасына
11:42
Бергәләшеп – законлылык тантанасына
Районара тикшерү комиссиясендә
Русия Федерациясе Тикшерү комитеты иң катлаулы һәм җәмгыятебез өчен үтә хәвефле җинаятьләрне тикшереп ачу өчен тәгаенләп оештырылган орган ул. Аның Башкортстан Республикасы буенча Дүртөйле районара тикшерү бүлегендә узган 2013 ел дәвамында җинаятьчелекне авызлыклауга юнәлтелгән шактый эшләр башкарылды. Нәтиҗәдә Русия Тикшерү комитеты компетенциясенә караган җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозулар структурасына уңай йогынтылы күрсәткечләргә ирешергә, Кушнаренко, Чакмагыш, Дүртөйле һәм Илеш районнарында эш иткән башка хокук тәртибе саклау органнары белән нәтиҗәле тыгыз хезмәттәшлекне арттыра төшәргә мөмкин булды.  
Эшчәнлегебездә, элеккечә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, шул исәптән элеккерәк елларда кылынганнарын да ачу, коррупция таралуга юл куймау, балигъ булмаган үсмерләр һәм халыкның башка социаль якланмаган катламнары вәкилләре мәнфәгатьләрен яклау, экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы, миграция законнары үтәлешенә кагылышлы җинаятьләр белән көрәш өстенлекле юнәлешләр булып кала.
Элегрәк кылынган җинаятьләрне тикшереп ачу өчен барлык хокук тәртибе саклау органнарының берлектәге тырышлыгы, хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгы, криминалистикада иң заманча казанышлардан файдалана белү таләп ителә. Оператив-эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче органнар белән эшне дөрес оештыру былтыр уңай нәтиҗәләрен күрсәтте дә инде. 2013 елда элегрәк кылынган төрле дәрәҗәле шактый җинаятьләрне ача алдык, алар арасында Нефтекамада яшәүче балигъ булмаган үсмер тарафыннан кылынганы да бар.
Әлеге төр җинаятьләрне тикшереп ачуда халыкның ярдәме дә артык булмас иде. Әйтик, элекке елларда кылынып та, әлегә кадәр ачылмаган авыр җинаятьләрне ачуда хокук тәртибе саклау органнарына, шул исәптән Дүртөйледәге районара тикшерү бүлегенә дә шундый җинаятьләрнең ирексездән шаһитлары яки бу турыда каяндыр мәгълүматка ия булган, җинаять дәлилләре турында хәбәрдар кешеләр, һичшиксез, зур ярдәм күрсәтә алыр иде. Хәтерегезгә төшерәбез: Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәлегенең Дүртөйле районара тикшерү бүлеге Дүртөйле шәһәрендә Зарипов урамы, 5а санлы йортта урнашкан. Телефон-факс аша 8-34787-3-10-92 саннарын җыеп бәйләнешкә керергә мөмкин.
Рөстәм Юмагуҗин, 
бүлек җитәкчесе.
Просмотров: 618 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск