Среда, 08.05.2024, 00:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 13
Баш мөхәррир сүзе
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Изге өметләр, матур уй-хыяллар белән яңа 2014 – Ат елын башлап җибәрдек. Ябалаклап яуган ак кар бөртекләренә куанып, игенчеләребез игеннәр муллыгына, терлекчеләребез  продукция күплегенә юрый торгандыр. Кемнәрдер өзлексез кар көрәргә туры килүгә дә сукранмыйча калмыйдыр әле, ләкин барыбыр ап-ак мамык кебек түшәлгән кар катламы күпчелектә сөенечле хисләр генә уятуына иманыбыз камил. Барлык юраганнарын тормышка ашырмыйча тукталмый торган халык яши безнең районда. Матур итеп яши дә, гөрләтеп эшли дә белә алар. Шуңа да гәзитебезнең һәр санында кайсыдыр өлкәне, я булмаса аерым бер кешене шул ярыш чәмендә, фидакарь эштән канәгатьлек кичергән хәлендә сурәтләп язарга гадәтләнгәнбез. Сиксән ике еллык тарихында район гәзите ничәмә меңләгән кешегә канат куйганын исәпләп бетереп тә булмый торгандыр әле. Шушы  юлыбыздан алдагы елларда да тайпылмабыз, Алла боерса, элеккечә, яшәү муллыгын хәләл хезмәт тире тамызуда күрүче якташларыбызның урыны гәзитебез битләренең иң түрендә булыр, дип ышандырабыз.
Туган җирендә бәхет ачкычы тапкан хезмәтсөяр якташларыбызны  халкыбызның күпчелегенең туган телендә данлау, халкыбызның гасырлардан килгән алтын-мәрҗәннәргә алмаштыргысыз тел байлыгын файдаланып, яшь чакмагышлыларга аның бөтен матурлыгын сеңдереп үстерә алуыбызны да зур бәхет итеп кабу ... " Читать дальше "
Просмотров: 681 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.01.2014 | Комментарии (0)

Конкурслар
Ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан районыбыз авылларында һәм район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларында боздан эшләнгән шәһәрчекләргә һәм фигураларга конкурс үткәрелә. Бу күркәм традиция әле дә дәвам итә. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге махсус комиссия урыннарда боз шәһәрчекләрен һәм андагы әкият геройларын карап һәм фотоматериаллар белән танышып чыкканнан соң түбәндәге авыл биләмәләренә призлы урыннарны бирергә карар итте.
Беренче урынга Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе лаек булды һәм 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Икенче урын Юмаш авыл Советы авыл биләмәсенә бирелде һәм 3 мең сум белән дәртләндерелде.
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе өченче урынны алды һәм 2 мең сум акча белән бүләкләнде.
Тайняш, Яңа Коты һәм Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәләренең боз шәһәрчекләрен бизәү буенча яхшы эшләүләре билгеләнде.
Район үзәгендә урнашкан предприятие-оешмалар арасында да җиңүчеләр билгеләнде.
Беренче урын Чакмагыш ветеринар станциясенә бирелде һәм 5 мең сум акчалата премиягә лаек булды.
Икенче урынга Чакмагыш беренче урта гомум белем бирү мәктәбе чыкты һәм 3 мең сум белән бүләкләнде.
Просмотров: 698 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.01.2014 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск