Искечә Яңа елны каршы алганда хәбәрчебез муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Камалов белән очрашып, аңа мал кышлату барышына кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Алмаз Венер улы, тәүдә Сезне яңа – тагын да җаваплырак вазыйфага тәгаенләнүегез белән котлыйм һәм эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телим!
– Рәхмәт!
– Әйтегез әле, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында ел ничек башланды? Эштә өзеклекләр булмадымы? Югыйсә, көн дә кар ява, аяк асты җепшек…
– Яңа ел бәйрәме, аннары ял көннәре тыныч үтте. "Тыныч”, ягъни авылларда гадәттән тыш хәлләр булмады, дип әйтүем. Әйе, быел кыш кар күп яуды, бигрәк тә яңа елның беренче көннәрендә. Көннәрнең чагыштырмача җылы торуын да әйтергә кирәк. Элек бу вакытта безнең якларда чатнама суыклар була торган иде. Күрәсең, быел андый салкын көннәр февраль аена күчә торгандыр инде.
Фермаларда продукция җитештерү тотрыклы дәвам итә. Юл өзеклегенә юл куелмады, продукция үз-вакытында озатылды. Терлекчелек тармагында эшләүчеләр узган елны уңышлы тәмамлап, Яңа елны да әйбәт күрсәткечләр белән башлап җи-бәрделәр. Агымдагы елның беренче унөч көнендә, мәсәлән, район хуҗалыкларында барлы
...
" Читать дальше "
Просмотров: 746 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 15.01.2014
|