Әлеге вакытта биләмәдәге ун авылның җидесендә 1362 кеше яши. 591 эшче көче бар, алар "Волга” кооперативында һәм "Байбулат” җәмгыятендә, Рәҗәптә өлкән яшьтәгеләрне реабилитацияләү үзәгендә һәм башка учреждениеләрдә хезмәт салалар. Пенсия яшендәгеләр 535 кеше, 236 бала үсеп килә, шу-ларның 122се мәктәптә укый, 22 сабый балалар бакчасында тәрбияләнә. Авыл Советы һәм хакимияте, депутатлар, җитәкчеләр һәм белгечләр тормышта тискәре күренешләрне булдырмау өчен халык арасында профилактика-аңлату, хокук бозуларны искәртү һәм башка мәсьәләләр буенча аңлату эшләре алып баралар. Авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен нәтиҗәле чаралар күрелә. Байбулатта янгын сүндерү автомашинасы җылы гаражда тотыла, яңа депо төзелеп килә. Янгын командасы ел әйләнәсенә тәүлек буена кизүдә тора. Дүрт урында салкын вакытта д
...
" Читать дальше "