Ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан районыбыз авылларында һәм район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларында боздан эшләнгән шәһәрчекләргә һәм фигураларга конкурс үткәрелә. Бу күркәм традиция әле дә дәвам итә. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге махсус комиссия урыннарда боз шәһәрчекләрен һәм андагы әкият геройларын карап һәм фотоматериаллар белән танышып чыкканнан соң түбәндәге авыл биләмәләренә призлы урыннарны бирергә карар итте.
Беренче урынга Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе лаек булды һәм 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Икенче урын Юмаш авыл Советы авыл биләмәсенә бирелде һәм 3 мең сум белән дәртләндерелде.
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе өченче урынны алды һәм 2 мең сум акча белән бүләкләнде.
Тайняш, Яңа Коты һәм Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәләренең боз шәһәрчекләрен бизәү буенча яхшы эшләүләре билгеләнде.
Район үзәгендә урнашкан предприятие-оешмалар арасында да җиңүчеләр билгеләнде.
Беренче урын Чакмагыш ветеринар станциясенә бирелде һәм 5 мең сум акчалата премиягә лаек булды.
Икенче урынга Чакмагыш беренче урта гомум белем бирү мәктәбе чыкты һәм 3 мең сум белән бүләкләнде.
Комиссия өченче урынны бер оешмага да бирмәскә карар итте. Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе, торак-коммуналь хуҗалыгы (ПУЖКХ) һәм Чакмагыш сөт заводы коллективларының үз биләмәләрен бизәү буенча яхшы эшләүләре билгеләнде.