Кар күп ява, еллар икмәкле булыр дип сөенә авыл кешесе. Әмма иген күкрәп уңсын өчен аны үзвакытында чәчеп-тәрбияләп үстерергә дә кирәк бит әле. Ә моның өчен төрлесеннән техникасы, авыл хуҗалыгы машиналары кирәк. Шунсыз уңыш муллыгына өмет тотасы юк. Күмәкхуҗалыклары таралган, аянычлы язмышка дучар булган авыллар турында ишетеп-белеп торабыз, үзебездә хәлләрнең тотрыклылыгын күреп сөенәбез. Әйе, районда сөрелмәгән-чәчелмәгән җирләр калмасын өчен мөмкин булганның һәммәсе эшләнә. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Әхмәтов белән әңгәмәбез шул хакта. Ул өч дистә ел гомерен авыл хуҗалыгы системасында эшләп үткәргән, бай тәҗрибә туплаган абруйлы белгеч. инженерлык хезмәте эшчәннәре узган елны нинди уңышлар белән тәмамлады?”, – дигән сорауга: "Районыбыз хезмәтчәннәре басучылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча үрләр яулый икән, монда безнең хезмәт ияләренең дә лаеклы өлеше бар. Чөнки техника төзек булса гына эш бара”, – дип җавап бирде.