Вторник, 07.05.2024, 12:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 13 » Җитез,уңган чаптар атлардай булыйк!
07:31
Җитез,уңган чаптар атлардай булыйк!
Баш мөхәррир сүзе
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Изге өметләр, матур уй-хыяллар белән яңа 2014 – Ат елын башлап җибәрдек. Ябалаклап яуган ак кар бөртекләренә куанып, игенчеләребез игеннәр муллыгына, терлекчеләребез  продукция күплегенә юрый торгандыр. Кемнәрдер өзлексез кар көрәргә туры килүгә дә сукранмыйча калмыйдыр әле, ләкин барыбыр ап-ак мамык кебек түшәлгән кар катламы күпчелектә сөенечле хисләр генә уятуына иманыбыз камил. Барлык юраганнарын тормышка ашырмыйча тукталмый торган халык яши безнең районда. Матур итеп яши дә, гөрләтеп эшли дә белә алар. Шуңа да гәзитебезнең һәр санында кайсыдыр өлкәне, я булмаса аерым бер кешене шул ярыш чәмендә, фидакарь эштән канәгатьлек кичергән хәлендә сурәтләп язарга гадәтләнгәнбез. Сиксән ике еллык тарихында район гәзите ничәмә меңләгән кешегә канат куйганын исәпләп бетереп тә булмый торгандыр әле. Шушы  юлыбыздан алдагы елларда да тайпылмабыз, Алла боерса, элеккечә, яшәү муллыгын хәләл хезмәт тире тамызуда күрүче якташларыбызның урыны гәзитебез битләренең иң түрендә булыр, дип ышандырабыз.
Туган җирендә бәхет ачкычы тапкан хезмәтсөяр якташларыбызны  халкыбызның күпчелегенең туган телендә данлау, халкыбызның гасырлардан килгән алтын-мәрҗәннәргә алмаштыргысыз тел байлыгын файдаланып, яшь чакмагышлыларга аның бөтен матурлыгын сеңдереп үстерә алуыбызны да зур бәхет итеп кабул итәбез. Бер үк вакытта дәүләт телләре турында да онытмыйбыз: башкорт телендә аена ике тапкыр "Сакмагош саткылары” гәзите менә уникенче ел дөнья күреп килә, "Игенче”нең бер генә саны да рус телендә бирелгән материалларсыз чыкканы юк әле. Гәзит алдыручы дусларыбызның да чагыштырмача тотрыклы саклануының төп сере әнә шулдыр, дип исәплибез: гомум тиражыбыз алты мең данәгә җитә язып тора, шул абунәчеләребезнең 5627се "Игенче”не чын-чынлап гаилә әгъзасы буларак кабул итә. Әлбәттә, элеккерәк елларда бу сан күбрәк тә иде, ләкин булганына да шөкер итәбез һәм менә шушы иң тугры дусларыбызга быел да иң дөрес һәм төгәл җентекле мәгълүматлар җиткереп торырга ышандырабыз.
Игенчеләр белән терлекчеләр мул уңыш, зур казанышлар нигезен вакытын-да чәчү һәм орлык салуда күрсә, без, гәзитчеләр, матбугат басмаларына язылу кампаниясенә өмет баглыйбыз. Райондашларыбызның һәркайсының йортында, эш урыннарында, хәтта ял урыннарында да район гәзитләре булсын өчен үгет-нәсихәтләребез, элемтә бүлекчәләренең иң чибәр, иң булдыклы хат таратучылары янына өстәп редакция хезмәткәрләре, хөрмәтле ветераннарыбыз һәм шулай ук гәзит сөюче дусларыбызның бердәм тырышлыгын эшкә кушабыз. Әйткәнемчә, зур күпчелегебез , вакытын да, мөмкинлеген дә табып, гәзиткә язылудан читләшми. Ә менә төрле сылтауларга таянып гәзит укудан читләшергә омтылучыларны туган телен, туган җирен сөймәүчеләр дип атарга телләр кычытып торса да, турыдан-туры бәреп әйтергә тел әйләнми. Әлбәттә, бик теләп тә, кайсыбер элемтә бүлекчәләре хезмәткәрләренең бигүк кыбырдарга омтылмавы аркасында да күп абунәчеләребез, бигрәк тә өлкән яшьтәге якын дусларыбызның гәзитне быел да алдыра алу мөмкинлегеннән мәхрүм калуы кызганыч. Андыйларга да якын арада мөнәсәбәт үзгәрер, дип өметләнәбез һәм, чын-чынлап гәзит килми торган йорт калмас, дип ышанабыз. Гәзитләребезне иң өнәмәгән кешеләрнең дә фикерен үзгәртергә мәҗбүр итәрлек укымлы язмаларыбыз быел да сезне сөендерер, дип бар тырышлыгыбызны салып эшләргә вәгъдә итәбез. Һәр елдагыча, илебездәге, республикадагы һәм районыбыздагы хәл-вакыйгалар белән сезне дөрес һәм төгәл мәгълүматлар аша таныштыра барачагыбызга тагын бер кабат ышан-дырабыз.
Дүшәмбе көнне Русия матбугаты көнен бәйрәм итәчәкбез. Бу көн без, гәзитчеләр генә түгел, ә сез, "Игенче”нең тугры дуслары – хөрмәтле абунәчеләребез һәм хәбәрчеләребез өчен дә чын бәйрәм булсын. Һәр өйдә муллык хакимлек итсен. Бәрәкәтле тормышта фидакарь хезмәт җимешләрен татып, бәхетле яшәргә язсын. Эштә дә, тормышта да һәркайсыбыз җитез, уңган чаптар атлардай булыйк! Киләчәктә дә бергә калыйк, дуслар!
Фәнис Әмирханов, 
"Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренең 
баш мөхәррире.

Просмотров: 681 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск