Авыл Советы авыл биләмәләреннән килгән Кыш Бабай белән Карсылулар күз явын алды, атларның кошевкалары да һәркайсы үзенчәлекле итеп бизәлгән, чагу төсләргә буялган иде. Күпләр аларга купшы чыршы, Яңа ел символы – кечкенә ат сыннары да беркеткән иде әле.
Комиссия рәисе Алмаз Камалов атларның үзен тотышына, токым үзенчәлекләренә, чисталыгына, төсләр сайланышына, хәтта дагаларының дөрес кагылышына һәм башкасына ныклы игътибар итте. Иң яхшы тройка өчен иң югары бәһа – 40 балл билгеләнде. Җигү кирәк-яракларының сыйфатлы булуына, шул ук вакытта техник хәвефсезлек кагыйдәләренең төгәл үтәлүенә дә игътибар зур иде. Атлар кузгалып китү белән, өчесенең дә тигез, парлап баруын да җентекле күзәттеләр.
Бу елны да тройкалар Тынычлык урамыннан төшеп, үзәк Ленин урамыннан үттеләр, тамашачыларны дәртләндере
...
" Читать дальше "
Просмотров: 687 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 09.01.2014
|