Понедельник, 29.04.2024, 22:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 4 » Басуларда – хезмәт шавы
07:30
Басуларда – хезмәт шавы
Районыбыз игенчеләренең зур тырышлыгы белән язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды, барлыгы 58 мең гектардан артык мәйданда сабанашлык культуралары чәчелде. Чәчү вакытында һава шартларының уңай килүе басуда эшне оптималь срокларда һәм яхшы сыйфатлы итеп башкаруга уңай йогынты ясады. Чәчүлекләр яхшы торышта, үсентеләр дәррәү үсеп килә. Бүгеннән башлап район комиссиясе барлык басуларның торышын карап-тикшерә башлаячак, язгы кыр эшләрендә башкарылганнарга бәһа бирәчәк. Аның нәтиҗәләре, һәр елдагыча, район сабан туенда игълан ителә. Игенчеләрнең чәчүдәге эшләре, үсентеләрнең торышы, югары балл белән билгеләнеп, хезмәт бәйрәме йомгакларына нык йогынты ясаячак. Әлеге вакытта да басуларда эшнең тукталып торганы юк. Игенчеләр чәчүлекләрне тәрбияли. Һәр хуҗалыкта да диярлек химик утау үткәрелә. Химик утау, бөртекле культуралардан тыш, шикәр чөгендере, көнбагыш чәчелгән басуларда да алып барыла. Алты хуҗалыкта пар җирләре эшкәртелә.
Быел язның җылы һәм дымлы булуы үләннәрнең тиз үсүенә булышлык итте. Хәзер биш хуҗалыкта мал азыгы хәзерләүгә керештеләр, күпьеллык үлән чаба башладылар. "Герой” кооперативында ул – 251, "Байбулат” җәмгыятендә – 230, "Алга” да – 90, Ленин исемендәге – 45, "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлегендә 40 гектарда чабылды. Ә "Алга” кооперативында 60 тонна печән хәзерләп тә куйдылар инде. Мал азыгы хәзерләүгә башка хуҗалыклар да кушыла.

Просмотров: 748 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск