Понедельник, 29.04.2024, 23:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 4 » Районыбыз патриотлары булыйк!
07:29
Районыбыз патриотлары булыйк!
Туган телен, туган җиренең тарихын белмәгән кешене гадәттә "маңкорт” диләр. Күкрәк сөтеннән башлап  тәрбияләнүче патриотлык, үз  җиреңне  ярату, аңа чиксез тугрылык хисләре гаиләдә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, өстәмә белем  һәм тәрбия бирү  учакларында салына. 
Яшь буынны чын  кешелек традицияләрендә тәрбияләүдә район гәзитләренең дә әһәмияте  бәһалап бетергесез. Моны мин шактый еллар укытучы булып эшләгән  чорда тупланган тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Безнең  чорда  вакытлы матбугат  басмалары  алдырмаган  укытучы юк иде. Почта тартмабызга һәр көнне  шактый гына  зур  төргәк гәзит-журналлар салып китүләре, аларны  укып  кинәнүебез һәм эшебездә  файдалануыбыз турында горурлык белән әйтә алам. Укытучылар гына түгел, үзләрен чын кеше  итеп  исәпләгән  һәркем кимендә 5-6 данә басма  алдыра иде. Авыл интеллигенциясе  булып исәпләнүче  мәдәният, медицина хезмәткәрләре, төрле тармак белгечләре дә, үз өлгеләрендә җитәкчеләр дә гәзит-журналларны күбрәк  алдыруны  намус эше итеп күрде ул  чакларда. Бүген  исә  хәлләрнең  шактый үзгәрә төшүен күрү бигрәк тә кызганыч. Аерым  йортларга хәтта  бер генә басма  да килмәве халкыбызның  тормыштан  артта  кала баруын  күрсәтүче хәвеф сигналына тиң. Методик  әсбаплар өчен  махсус  акча  түләнелеп тә,  педагогларның  шактые  хәтта "Башкортстан укытучысы”,  предметлар буенча   журналлар, төрле  гәзитләр алдырудан  читләшә. Бәлки  алар башка  төрле  юл белән мәгълүматлар туплап,  осталыкларын камилләштерә торгандыр, ләкин  матбугат  басмалары элек-электән зур ярдәмче булганны онытып җибәрмик әле.
Шәхсән үзем берничә дистә ел район "Игенче”  гәзитеннән аерыла алмыйм. Мәктәптә эшләгәндә  дә файдасын  күп  күрдем, әле  дә  көндәлек тормышта  иң  якын  дусларымның берсе булып кала. Башка басмалар ничектер, ә менә "Игенче”  битләрендә  мәктәп  тормышы  иң  зур урынны биләвен берәү дә инкарь итмәс. Һәр санда укучылар, укытучыларның  хезмәт  уңышлары,  мәктәпләрнең шау-гөр килеп торган  тормышы яктыртылмыйча  калмый. Мин кайчандыр үзем хезмәт салган мәктәбемнең  бүгенгесе турында даими кызыксынып тору өстенә, бүгенге  коллегаларымның уңышларына  да  сөенәм. Гомумән, районыбызның һәр казанышы  игътибар  үзәгендә, бөтен  вакыйгалар  объектив  яктыртылып тора. Шулай  булгач, ничек  язылмыйсың инде – быел да  иң  тәүгеләрдән булып "Игенче”гә дә, "Саҡмағош сатҡыларына” да  язылып куйдым. Үзен районыбызны чын-чынлап яратучы  кеше дип исәпләгән  һәркемне  тиз арада моны эшләп куярга чакырам. Әйдәгез, үз җиребезнең  патриотлары булып калыйк!
Зәүлә Муллаянова, 
мәгариф ветераны.

Просмотров: 559 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск