Понедельник, 29.04.2024, 22:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 3 » Осталык эштә сынала
08:28
Осталык эштә сынала
Ике көн элек җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятенең Байбулат нәсел-репродукция фермасында ясалма орлыкландыру техникларының XXV район конкурсы үткәрелде. Тәүдә конкурсны ачу тантанасы булды. Ярыш флагын узган елгы җиңүчеләр Камил Камалетдинов ("Байбулат”), Клара Габдрәфыйкова ("Алга”), Рәлиф Гарифуллин ("Үзәк” МТСының Ташкалмаш фермасы) күтәрде. "Элита” районара токымчылык предприятиесе директоры Эльвира Сабирова конкурсны ачып, сүзне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нуриевка бирде.
– Ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы быел егерме бишенче тапкыр үтә. Бу матур традиция киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип уйлыйм. Бәйгедә һәркем үзенең белемен һәм һөнәри осталыгын күрсәтә, тәҗрибә туплый, үзара очрашып хәл-әхвәл белешә, ял итә. Районда авыл хуҗалыгы һөнәр ияләрен һөнәри осталыгын, белемен арттыру һәрвакыт игътибар үзәгендә. Узган елда терлекчелек тармагы үсешен өйрәнү, фән-техника казанышларын карап, эшләр белән танышу өчен бер төркем белгечләребез Израильгә барып кайтканнар иде, быел баш зоотехникларыбыз Ленинград өлкәсендә булдылар, терлекчелектә эшне оештырудагы яңалыкларны күрделәр. Яхшы нәселле бозаулар алып һәм үстереп, савым сыерлары көтүенең генетик потенциалын даими яхшыртып торасыз, күп сөт бирергә сәләтле сыерлар итеп тәрбиялисез. Сезнең тырыш хезмәтегезнең нәтиҗәсе буларак, районда сөтчелек тармагы үсеш ала. Сөт җитештерү һәм үрчем алу буенча республикада алдынгылар исәбендә торабыз. Тынгысыз, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Ә әлеге конкурста үзегезне тагын бер тапкыр сынап карагыз. Сезгә уңышлар телим. Әйдә, иң көчлеләр җиңсен, алардан башкалар үрнәк алсын! – диде Ригат Нурый улы үзенең чыгышында. Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыяте рәисе Валерий Соколов бүген хуҗалыкта язгы кыр эшләренең тулысынча тәмамлануы, әлеге вакытта ашлама белән тукландыру һәм химик утау кебек агрочараларның башкарылуы турында сөйләп үткәннән соң, килгән кунакларга уңышлар теләде. Аннары муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Алмаз Венер улы Камалов та ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. Баш судья Тәслимә Халикова конкурсны үткәрү тәртибен аңлатты. Ә аның шартлары катлаулы гына иде.
Ярышлар өч этаптан тора. Беренчесендә теоретик белем тикшерелә. Икенчесе – лаборатор эшләр. Анда төрле инструментлар, шул исәптән микроскоп белән эш итә белергә кирәк. Өченче этапта сыерны ректаль тикшерү, орлыкландыруга әзерлек һәм орлыкландыру. Сорауларга иң дөрес җавап бирүчегә һәм практик эштә бөтен эш процессларын да төгәл итеп башкаручыга (сөйләп күрсәтә) югары баллар куела.
Бәйгеләр башланды. Ветеринария белгечләре Руслан Казыйханов, Гүзәл Әхмәтова, Ринат Баембитов, Зилә Вәлиева, Светлана Хәйруллина, Габделхәй Нуриев һәр этапта конкурста катнашучыларның белем дәрәҗәсен һәм практик эшләрен җентекләп тикшерә, бирелгән җавап-ларга баллар куя. Ясалма орлыкландыру техниклары нигездә озак еллар эшләп бай тәҗрибә туплаганнар, шуңа күрә аларга билет сорауларына җавап бирү әллә ни авыр түгел. Шулай да арада шушы тармакта берничә генә ел эшләгәннәр сынау алдыннан китапны кулга алып, белемнәрен яңарта, катлаулырак темаларны искә төшерә. Ә менә зоотехник-селекционерлар арасында Артем Михайлов ("Базы”) белән Рәфис Бәдретдинов ("Герой”) мондый конкурста беренче генә тапкыр катнаша икән. "Мин монда безнең һөнәргә игътибарның гаять зур, абруе югары икәнлегенә нык ышандым. Безнең өчен бөтен шартларны да булдырырга тырышканнар байбулатлылар”, – ди Артем.
Яшь белгечнең фикере белән килешми мөмкин түгел. Конкурс башланып китү белән җәйге лагерь янындагы киң яланда, матур табигать кочагында, җыр-моң яңгырады. Арырак спорт ярышлары кызды. Бер урында волейбол, икенчесендә мини-футбол уйныйлар. Тирмә янындагы тезелеп куелган өстәлләрнең берсендә шашка уенында көч сынашалар.
Конкурс тәмамланды. Аңа йомгак ясаганда белгеч-терлекчеләрнең ел буена алып барылган эше, ахыргы хезмәт күрсәткечлелеге дә исәпкә алына. Әйтик, ясалма орлыкландыруның югары нәтиҗәлелеге, уртача сервис чоры, савым сыерларының продуктлылыгы, аталандыру өчен кулланылган орлыкны тотыну, исәп эшләре, ясалма орлыкландыру журналын дөрес итеп тутырылып барылуы игътибар үзәгендә тотыла һәм, баллар куелып, әлеге конкурс нәтиҗәләрендә чагыла.
Бәйге йомгаклары игълан ителә. "Алга” кооператив-колхозының Тозлы-
куш сөтчелек фермасыннан Вә-зих Вәгыйз улы Фәтыйхов 100 мөмкинлектән 90 балл җыеп, бәйгедә катнашкан 28 ясалма орлыкландыру технигы арасында беренче урынны алды. Ул чемпион лентасы, беренче дәрәҗә Диплом һәм 6 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урынга "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлегеннән Рәлиф Рафаэль улы Гарифуллин лаек булды, ул 85 балл җыйган. Пьедесталның өченче баскычына "Заря” кооперативының Чакмагыш сөтчелек фермасыннан Әлфирә Фоат кызы Бакирова күтәрелде (80 балл). Аларга да кызыл ленталар тагылды, Дипломнар һәм премияләр бирелде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләр буенча да урыннар, җиңүчеләр бигеләнде.
Үрчем алуда "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлегенең ясалма орлыкландыру технигы Җәүһәр Мәгариф улы Баянов иң югары күрсәткечкә ирешкән. Ул һәр 100 сыердан 94 бозау алган. Беренче аталандыруда югары нәтиҗәлелеккә ирешкән өчен (77 процент) "Базы” кооперативыннан Фиргать Мәгънәви улы Раяновка беренче урын бирелде. "Базы” кооперативының Аблай сөтчелек фермасыннан Рәнүз Тәүзих улы Ширәев иң түбән сервис чорына (70 көн) ирешкән өчен җиңүче дип табылды. Озак еллар намуслы хезмәте өчен "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлегендә эшләүче Ринат Әсгать улы Фәйзуллин да (ул 1993 елдан бирле шушы тынгысыз хезмәтне башкара) бүләксез калмады. "Алга” кооперативы Сыерышбаш сөтчелек фермасыннан Клара Фәрит кызы Габдрәфыйкова иң күп сыер малларын хезмәтләндергән өчен билгеләнде. Хатын-кызлар арасында "Октябрь” кооперативыннан беренче санлы Иске Калмаш фермасыннан Фәнилә Миңнегафар кызы Галина иң яхшы ясалма орлыкландыру технигы дип табылды.
Ясалма орлыкландыру пунктларын җиһазлауга да аерым йомгак ясалды. "Победа” кооперативыннан Лида Мансаф кызы Исламова – беренче, "Октябрь” кооперативыннан Ләйсән Зыязетдин улы Галләмова – икенче, "Герой” кооперативыннан Лилия Рамил кызы Хәмидуллина өченче урынны алды. Зоотехник-селекционерлар (алар 13 белгеч иде) арасында "Герой” кооперативыннан Рәфис Рәшит улы Бәдретдинов – беренче, "Бәхтизин” җәмгыятеннән Флүзә Гайнислам кызы Гыйләҗева – икенче, "Сәвәде” җәмгыятеннән Татьяна Викторовна Байбакова өченче урынга лаек булды. Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Эльвира Сабирова район конкурсын үткәрүдә зур ярдәм иткән өченче "Байбулат” җәмгыяте идарәсенә, аның җитәкчесе Валерий Соколовка, барлык белгечләргә, Байбулат сөтчелек фермасы коллективына зур рәхмәт белдерде. Башка оештыручыларга һәм, әлбәттә, тынгысыз хезмәт ияләре – конкурста катнашучыларга да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рәҗәп һәм Иске Сөрмәт мәдәният йортлары хезмәткәрләренә матур концерт номерлары белән чыгыш ясаганнары, күңелле ял мизгелләре бүләк иткән өчен, мул табын корып, тәмле ризыклар белән сыйлаган җәмгыять пешекчеләренә, яланда сәүдә оештырган эшкуарларга, райПО хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтте, барысына уңышлар теләде. Хезмәт бәйрәмен үткәрүдә әнә шулай бергәләп көч салгач, ул бик тә кызыклы һәм файдалы үтте. Очрашу, үзара аралашу, күңелле ял итү белгечләрне алдагы җимешле хезмәткә дәртләндерде, көч-куәт өстәде.
Рәшит Вахитов.


Просмотров: 726 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск