Понедельник, 29.04.2024, 23:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июнь » 3 » Авыр тормыш хәлендә калсагыз
08:01
Авыр тормыш хәлендә калсагыз
Җәмгыятьтә яшәгән һәр кеше иртәме-соңмы үзе генә хәл итә алмаган каршылыкларга, авырлыкларга дучар була. Алар шәхси, гаилә тормышына, сәламәтлек торышына кагылышлы булырга яисә җавапсыз мәхәббәт, эшләгән урында хезмәттәшләр, җитәкчелек, шулай күршеләр белән киеренке мөнәсәбәтләргә кайтып калырга мөмкин. Без барыбыз да кешеләр һәм төрлебез төрле холыкка иябез, төрле конфликтлар да күпчелек очракларда нәкъ шул холык-фигыль каршылыкларыннан барлыкка килә дә инде. Кайвакыт хәтта иң якын дип саналган кешеләр дә җиде ятка әйләнергә мөмкин, һәм бу очракта кичекмәстән Сезнең проблеманы аңлаучы һәм яңадан үз-үзегезгә булган ышанычны, күңел тынычлыгын кайтарырга ярдәм итүче кешегә – психологка мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Авыр тормыш хәлендә калган, күңел төшенкелегенә бирелгән кешеләргә ярдәм итү максатыннан республика клиник психотерапия үзәгендә (Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 14) "Ышаныч телефоны” эшли. Тәүлек әйләнәсенә эшләүче бу бүлеккә 8-347-251-61-11 саннарын җыеп мөрәҗәгать итәргә һәм үзегезне борчыган сорауларга җавап, җан тынычлыгы табарга мөмкин. 

Просмотров: 573 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск