|
|
|
|
Главная » 2012 » Сентябрь » 06
Чираттагы бу тикшерү Башкортстан биләмәсендә дә үтте. Шәһәрләрдә һәм авылларда урнаштырылган тавышкөчәйткечләр аша сиреналар яңгырады. Чакмагыш авылында, мәсәлән, андый сиреналар "100-В” модельле ике электр тавыш көчәйткеч, шулай ук урамнарда йөрүче эчке эшләр бүлеге, янгын сүндерүче, "Ашыгыч медицина ярдәме” автомашиналарында урнаштырылган тавыш көчәйтүче җайланмалар аша бу көнне 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр вакыт эчендә халыкка җиткерелеп торылды.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 639 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 06.09.2012
|
|
Агымдагы елның 29 августында Лондонда башланган җәйге Паралимпия уеннарында (ул ун көн дәвам итәчәк) Русия спортчылары беренче көннәрдән үк уңышлы чыгыш ясый. Хәзер алар алтын медальләр яулау буенча рәсми булмаган зачетта өченче урынга күтәрелде. Ә күпчелек алтын медальне Кытай спортчылары алды. Безнекеләр дә спорт казанышларын көннән-көн арттыра баралар. 9 сентябрьгә чаклы аларның тагын күп тапкыр җиңү яулап, пьедесталның биегрәк баскычларына басачагы бәхәссез.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 526 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 06.09.2012
|
|
2010 елның сентябреннән башлап авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды Русия Федерациясе субъектлары белән берлектә гомумрусия балалар «ышаныч телефоны» булдырды, әлеге көндә ул барлык субъектлардагы 226 оешма белән тоташкан. Русия Федерациясендәге теләгән шәһәр яки авылда стационар яки мобиль телефоннардан 8-800-2000-122 саннарын җыеп, балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре ышанычлы психологик ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Балалар өчен әлеге ышаныч телефонына шалтырату бушлай һәм конфиденциональ, ягъни кемнең шалтыратып, нәрсә турында әңгәмәләшүе ике арада гына кала, бар галәмгә фашланмый. Гаиләдә яки үсмерләр арасында, төрле коллективларда килеп туган аңлашылмаучанлык, үсмерләрнең стресс хәлендә булуы һәм хәтта үз-үзенә кул салыр дәрәҗәдә нәрсәгәдер протест белдерүе очракларында әнә шул 8-800-2000-122 саннарын җыеп, тәүлек әйләнәсенә күңелне бушатырга, төрле тискәре йогынтыдан арынырга һәм иң мөһиме – әле чәчәккә генә йомарланган яшь гомерләрне саклап калырга мөмкин. Бу телефонга мөрәҗәгать итүдән баш тартмагыз.
Просмотров: 837 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 06.09.2012
|
|
Агымдагы елның 15 сентябрендә Башкортстан Республикасында "Бөтендөнья җыештыруы – 2012: әйдәгез, без моны эшлик!” исеме астында гражданнарның киң масштаблы экология акциясе үткәреләчәк. Бу көнне республика шәһәр һәм авылларының биләмәләре тәртипкә китереләчәк, чүп-чардан тазарту буенча өмәләр оештырылачак. "Бөтендөнья җыештыруы – 2012” – "Без моны эшлибез!” гражданнар хәрәкәте инициативасы буенча берләшкән төрле илләр волонтерларының берлектәге акциясе. Конкрет эш белән һәм үзара хезмәттәшлек итеп халыкны экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү бу хәрәкәтнең максаты булып тора.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 443 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 06.09.2012
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|