Четверг, 02.05.2024, 19:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 13
Агымдагы елның 15 сентябреннән 28 октябренә кадәр Уфада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк. Уфа шәһәре округы хакимияте карарына ярашлы, Чакмагыш районына Уфа шәһәренең Октябрь һәм Ленин районнары беркетелгән. Октябрь районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә СССРның 50 еллыгы урамында (ул.Октябрь проспекты һәм Рихард Зорге урамы арасында урнашкан) һәм "Зинино” сәүдә-ярминкә комплексы мәйданында үткәрелә. Ленин районы ярминкәне "Затон” микрорайонында, Әхмәтов урамындагы "Волна” скверы алдындагы мәйданда (309 һәм 311 санлы биналар арасы) үткәрә.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 541 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.09.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасында Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар һәм инвалидларның җәмәгатьчелек оешмаларының координацион советы агымдагы елның 15-16 сентябрендә Ишембай шәһәрендә террорга каршы көрәш буенча текләктәшлек көне уңаеннан спартакиада үткәрә. Анда Башкортстанда яшәүче кораллы бәрелешләр ветераннарының район һәм шәһәр җыелма командалары көч сынашачак. Һәр команда бишәр әгъзаны берләштерергә, аның җитәкчесе – урындагы ветераннарның җәмәгатьчелек оешмасы рәисе булырга тиеш. Спартакиада 15 сентябрьдә иртәнге 10да Ишембай шәһәрендә башлана. Анда катнашуга бәйле белешмәләр белән оештыру комитеты әгъзалары Наил Сәмигулла улы Гыйззәтуллин (телефоны: 8-989-959-75-55); Рәшит Мари улы Әхмәдияров (8-927-081-28-62), Альберт Аркадьевич Гыйззәтуллинга (8-960-389-54-78) мөрәҗәгать итәргә.
Илвера Шәймөхәммәтова, 
БР Хезмәт һәм халыкны социаль
 яклау министрлыгының Дүртөйледәге идарәлегенең 
Чакмагыш бүлеге начальнигы.

Просмотров: 419 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.09.2012 | Комментарии (0)

6 санлы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе – "Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчелеге агымдагы елның 24 сентябрендә капиталь ремонттан соң эшли башлаячагы турында куанып белдерәбез. Муниципаль район хакимияте ярдәме белән өр-яңадан үзгәртеп корылган бакчабызда тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр өчен яхшы шартлар тудырылуга рәхмәтләребез чиксез һәм үсеп килүче яшь буын чакмагышлыларны тәрбияләү эшен тагын да югарырак һәм яңарак биеклеккә күтәрербез, дип ышандырасы килә.
Рәмилә Шакирова,
"Кояшкай” бакчасы мөдире.

Просмотров: 461 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.09.2012 | Комментарии (0)

15 сентябрьдә Чакмагышта үтәчәк көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, төгәлрәк итеп әйтсәк, район мәдәният йорты биләмәсендә "Сөт иле – 2012” исеме астында кызыклы чара оештырылачак. Бу хакта муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Аның максаты – үзебездә җитештерелгән сөт һәм сөт продуктларын куллануны район халкы арасында пропагандалау, милләтебезнең сәламәтлеген ныгыту.
"Сөт иле – 2012” чарасын оештыру һәм үткәрү буенча чаралар планы төзелде, чыгымнар сметасы расланды. Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәният бүлекләренә, Балалар иҗаты үзәгенә, җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт заводы” һәм "Чакмагыш – сөт” җәмгыятьләренә районда беренче тапкыр уздырылучы бу чарада катнашу һәм аны оешкан төстә үткәрү буенча бурычлар куелды.

Просмотров: 435 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.09.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск