Четверг, 02.05.2024, 21:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 03
Тугыз авылны үз эченә алган Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә авыл биләмәләре башлыклары, район оешмалары вәкилләре катнашлыгындагы чираттагы семинар җәйнең соңгы көннәренең берсендә, мәктәпләрдә яңа уку елы башланыр алдыннан үтте. Табигый, анда катнашучыларны  биредәге белем учакларының моңа әзерлеге дә кызыксындырды.
Семинарда катнашучылар биләмә белән танышуны Иске Үзмәш авылыннан башладылар. Алтмыштан артык йорт хуҗалыгын берләштергән бу авылда урындагы "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы көче белән бик күп эшләр башкарылган: урамның буеннан-буена юл күтәртелеп, комташ җәеп, тигезләтелгән, авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты һәм кооператив  ... " Читать дальше "
Просмотров: 648 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.09.2012 | Комментарии (0)

22-27 августта Волгоград шәһәрендә ирекле һәм классик стиль белән билбау көрәше буенча Русия чемпионаты үтте. Башкортстанның җыелма командасы составында безнең спортчыларыбыз Рөстәм Исламов, Алмаз Фәйзуллин, Антон Ковалев, Илнур Зәйнетдинов һәм Гөлназ Габдуллина да әлеге мәртәбәле алышта катнашып, үзләрен күрсәтте. Үз авырлык категорияләрендә Рөстәм Исламов – икенче, Алмаз Фәйзуллин – дүртенче, Антон Ковалев белән Гөлназ Габдуллина – бишенче, Илнур Зәйнетдинов сигезенче урыннарга лаек булды. Тагын ике якташыбыз – Рөстәм Зыякаев бу турнирда республика җыелма командасының өлкән тренеры, Яңа Бирде авылында туып үскән Рөстәм Миңнебаев – ярышларның судьясы буларак катнашты. Әлеге ярышта уңышка ирешкән Рөстәм Исламов Русия җыелма командасы составында тиздән үтәчәк дөнья кубогында чыгыш ясау хокукын яулады. Бил бирмәс баһадир егет һәм кызларыбызга киләчәктә дә гел уңышларга ирешүләрен телибез.
Рузилә Әмирханова,
БДУ талибәсе, 4 курс.

Просмотров: 397 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.09.2012 | Комментарии (0)

Дүшәмбе, 3 сентябрьдә, 11дән 13 сәгатькә кадәр районыбызда сәүдә хезмәтләндерүенә кагылышлы мәсьәләләр буенча "туры элемтә” оештырылачак. 3-18-53 телефонына шалтыратып, район үзәгендә һәм авыллардагы магазиннарда ничек хезмәтләндерүләре, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру тәртибе, сәүдә кагыйдәләренә кагылышлы сорауларыгызны муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге, шулай ук Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасында Туймазы шәһәре, Бакалы, Туймазы, Чакмагыш һәм Шаран районнары буенча территориаль бүлекчәсе белгечләренә биреп, канәгатьләндерерлек җаваплар алу мөмкинлегегездән файдаланып калыгыз.

Просмотров: 447 | Добавил: bikmiew | Дата: 03.09.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск