Пятница, 03.05.2024, 02:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Сентябрь » 18
Кунакларның артабангы эш сәфәре   Чакмагыштагы яңа төзелеп беткән сөт заводында дәвам итте. Төзелеш 2010 ел азагында башланган. Завод ел ярымда төзелеп бетте. Һәм менә шушы көннәрдә истәлекле вакыйга – җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш сөт заводы” җәмгыяте – беренче сөт продукциясе җитештерә башлады. Элекке заводның иске биналары урынында калкып чыккан мәһабәт корпуслар, заманча корылмалар һәм приборлар белән җиһазландырылган иркен, якты цехлар, лаборатория, яңа технологияләр – барысы да сокландыра. Сөт заводындагы эшләр белән предприятиенең милек хуҗасы Алексей Сергеевич Никитин белән җитештерү бүлеге начальнигы Сергей Викторович Кондрашов таныштырды, сорауларга җавап бирде. Республика җитәкчесе башлангыч эш процессларына идарә итүне, сыйфатны контрольдә тотуның автоматик системасы белән аеруча кызыксынды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 637 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (0)

Узган атнаның шимбәсендә районда берьюлы ике истәлекле вакыйга булды —Юмаш авылына нигез салынуның 200 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары һәм Чакмагышта яңа сөт заводы төзелеп бетеп беренче продукция җитештерә башлавы район тарихында якты эз булып калды. Бу бәйрәмнәрдә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Эрнст Фәрит улы Исаев, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Валерий Әдһәм улы Мансуров, Вадим Васильевич Соколов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Юмашта бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Авылны төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башкарылган, яңа төзелешләр дәвам итә. Урамнарга асфальт җәелгәч, авыл күркәмләнебрәк киткән. ... " Читать дальше "
Просмотров: 927 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (0)

Шимбә, 22 сентябрьдә, башкалабыз Уфа шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Анда катнашырга теләүче районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, керәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның автотранспорт колоннасы оешкан рәвештә иртәнге 6 сәгать 30 минутта элекке КПМ мәйданчыгыннан кузгалачак. Ярминкәдә катнашуга бәйле сорауларга 3-18-53 телефоны аша белешмәләр алып була.
Рима Рәхимова, 
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.

Просмотров: 395 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (0)

Русия Пенсия фондының Чакмагыш районы буенча идарәлегенең клиентларны мобиль хезмәтләндерү төркеме агымдагы елның 20 сентябрендә 9дан 11 сәгатькә кадәр гражданнарны урыннарга чыгып Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә, 11дән 13 сәгатькә кадәр Каразирек авылындагы административ  бинада кабул итәчәк. Сорау-үтенечләрегез булса, җиткерергә рәхим итегез!
Саҗидә Фазлыева, 
идарәлек начальнигы
 вазифасын вакытлыча башкаручы.

Просмотров: 556 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.09.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск